ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ Федераль законга ярашлы рәвештә, коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнарының үтәлешен контрольдә тотучы җәмәгать институты үсеше кысасында, устав бурычы коррупциягә каршы тору гамәлләрендә катнашу булган җәмәгать берләшмәләре вәкилләренә коррупциягә кире мөнәсәбәт формалаштыру буенча бердәм тәкъдимнәр булдыру өчен Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.

Тәкъдимнәрегезне түбәндәге электрон адреска җибәрә аласыз: tourism.rt@tatar.ru


13
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

15 сентябрьдә 15 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Свердловск өлкәсе крайны өйрәнү музееның фондыннан Невьянск иконасына багышланган күргәзмә эшли башлый.

Невьянск XVII гасыр ахырында металлургия заводы урнашкан бистәдән үсеп чыккан шәһәр – Демидовларның беренче тау башкаласы. Нәкъ менә Уралда, ә монда властьтан качкан халык, бигрәк т тә раскольниклар, Россиянең төрле рәсем сәнгате мәктәпләренең иң яхшы традицияләре нигезендә үзенең мөкәммәл стилен булдырган эре икона язу үзәге оеша.

Урал икона язу стиле бик үзенчәлекле, Россиянең бу төбәгенең сәнәгати куәте һәм тарихи мирасы белән тыгыз бәйләнгән һәм таштан чокып ясау һәм зәркән сәнгате, чуеннан сәнгати кою, өстәлгә төшерелә торган Златоуст гравюрасы, Түбән Тагил сәнгати язуы белән беррәттән аның бер символы булып тора.

Халыкара Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты “Кайнар линия” оештыра. 2016 елның сентябрь - октябрь айларында (843) 222-90-28 номеры аша өлкәннәргә үзләрен кызыксындырган сорауларга консультация биреләчәк. “Кайнар линия” телефоны эше буенча җаваплы кеше – кадрлар һәм юридик эшләр секторында әйдәп баручы белгеч Людмила Анатольевна Максимова.


9
сентябрь, 2016 ел
җомга

Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты 2016 елның 24сеннән 29 сентябрьдә Алтай Республикасында булачак реклама-мәгълүмати турда катнашырга чакыра. Җитәкчеләр чакырыла. Турда катнашу бушлай (яшәү, программа буенча туклану, транспорт белән тәэмин ителеш, экскурсияләр). Казан - Горно-Алтайск – Казан маршруты буенча самолетта очуга да өстәмә түләнә.


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе” автоном коммерциягә кагылышы булмаган оешманың Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты ярдәме белән ел саен уздыра торган “Кунакчыл Казан” җәйге проекты тәмамланды. 2016 елда “Кунакчыл Казан” проекты 25000 артык туристка мәгълүмати хезмәт күрсәтте.

Проектта 200 волонтер катнашты, аларның барысы да диярлек Казан шәһәренең югары уку йортлары студентлары. Эш көн саен июнь башыннан алып август ахырына кадәр шәһәрнең туристлар аеруча күп килә торган биш ноктасында барды, болар – Иске Татар бистәсе, Г.Камал исемендәге театр, “Ногай” һәм “Шаляпин Палас Отель” кунакханәләре яны, Казан Кремле. Мәгълүмат пунктларында һәр турист бушлай шәһәр картасын, туристлык маршрутлары турында мәгълүмат, мәдәни чаралар афишасын, шулай ук вакытлы файдалы үткәрү һәм актив ял итү һәм балалар ялын оештыру буенча рекомендацияләр алды.

Мәгълүмати ярдәмнән кала, волонтерлар Казанда булган туристлар арасында анкета уздырды. Аның төп максаты – туристның портретын билгеләү, бирегә килүнең максатын, урнашканда нәрсәгә өстенлек бирүен белү. Шәһәребездә булган кунаклар арасында Мәскәү, Уфа, Ульян, Оренбур, Воронеж, Самара, Тверь, Түбән Новгород, Пермь, Северодвинск, Екатеринбург шәһәрләреннән, шулай ук Кытай, Франция, Индия, Чехия, Германия, Вьетнам кебек илләрдән килүчеләр бар иде.


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында Төркмәнстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Акыныяз Агамырадов белән очрашу булды. Татарстанның туристик мөмкинлекләрен ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Брабанова тәкъдир итте. Ул республиканың төп тарихи үзәкләре: Алабуга, Бөек Болгар, Казан һәм Зөя утрау-каласы турында сөйләде. Зур күңел ачулар индустриясе,  иң яхшы спа-үзәкләрдә ял итү мөмкинлекләре, экскурсияләр һәм беренче класслы яшәү  шартлары турында сөйләнде. Үз чиратында кунакның Төркмәнстанны туризм күзлегеннән күрсәтү мөмкинлеге булды. Шуннан соң Акыныяз Агамырадов Зөя утрау-каласына китте. 

5сеннән алып 9 сентябрьгә кадәр Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Германиядә . Республиканың туроператорлары белән берлектә Россиягә немец туристлары сәяхәте программасында Татарстанны да кертү мөмкинлеге турында алман коллегалары белән сөйләшүләр алып барыла. Очрашулар Франкфурт-на-Майне, Брюль, Дюссельдорф, Киль һәм Гамбургта үтте инде.

Әлеге роуд-шоу агымдагы елның 17 июненнән эшли башлаган “Франкфурт-на-Майне - Казан” маршруты буенча “Аэрофлот” авиакомпаниясенең турыдан-туры рейсына ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Максаты – Франкфурт-на-Майне һәм аңа якын урнашкан шәһәрләрдән туристларны Татарстан Республикасына җәлеп итү. Дәүләт комитеты Германиядә безнең төбәкне күрсәтү өчен массакүләм мәгълүмат чаралары эшен, реклама-оештыру һәм урынга чыгып тәкъдир итүләрне дә кертеп, чаралар планын да эшләде


6
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

31 августта Марины Цветаева якты дөньядан киткән көнгә 75 ел тула. Алабуга аның язмышында соңгы җирле нокта була: монда 1941 елның августында бөек шагыйрьнең гомере фаҗигале өзелә. Әмма озак еллар әле аның исемен яшереп тоталар.

Беренче тапкыр Алабугада аның исеме 60нчы еллар уртасында гына ишетелә, ә Марина Цветаеваның беренче истәлек көне 1968 елның сентябрендә билгеләнә. Ул вакытта Алабуга дәүләт педагогия институты укытучылары һәм студентлары шагыйрәнең каберенә чәчәкләр куярга,  яраткан шигырьләрен укырга, Цветаеваның фаҗигале  язмышы турында Казан язучысы  Р.Мостафинны тыңларга киләләр.


5
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

RoomGuru.ru отельләрен эзләү сервисы көз көне Россия буенча һәм чит илгә сәяхәтләр өчен популяр юнәлешләрне ачыклады. Бәрхет чорында сәяхәтләр өчен Россиянең топ-10 шәһәрләре исемлегенә  Сочи, Ялта, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Геленджик, Анапа, Кисловодск, Калининград һәм Түбән Новгород кертелгән.

 Рейтинг 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр яшәү өчен отельләр һәм апартаментлар эзләү һәм бронь алу мәгълүматлары буенча төзелгән.


2
сентябрь, 2016 ел
җомга

Узган җәйдә эчке туризм өчен иң таләп ителгән шәһәрләр исемлеген төзегән  RoomGuru.ru сервисы мәгълүматларына караганда, Казан лидерлар өчлегенә керде. 

Тикшерү 1 июньнән 31 августка кадәр запросларга һәм яшәү өчен  бронь алуларга карап йөрү сервисларына  нигезләнгән. Сервис  статистикасы буенча,  туристлар Казанга яшәү өчен тәүлегенә 2,8 мең сум акча  тотып, уртача 3,5 көнгә килгәннәр.ТР башкаласының еш  кунаклары Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара һәм Уфа  яшәүчеләре булган.

Узган җәйдә җәйге сәяхәтләр өчен Россиянең популяр топ-10 шәһәрләре исемлегенә  Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Ярославль, Вологда, Иркутск, Псков һәм Бөек Новгород кертелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International