“Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясе” автоном коммерциягә кагылышы булмаган оешманың Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты ярдәме белән ел саен уздыра торган “Кунакчыл Казан” җәйге проекты тәмамланды. 2016 елда “Кунакчыл Казан” проекты 25000 артык туристка мәгълүмати хезмәт күрсәтте.
Проектта 200 волонтер катнашты, аларның барысы да диярлек Казан шәһәренең югары уку йортлары студентлары. Эш көн саен июнь башыннан алып август ахырына кадәр шәһәрнең туристлар аеруча күп килә торган биш ноктасында барды, болар – Иске Татар бистәсе, Г.Камал исемендәге театр, “Ногай” һәм “Шаляпин Палас Отель” кунакханәләре яны, Казан Кремле. Мәгълүмат пунктларында һәр турист бушлай шәһәр картасын, туристлык маршрутлары турында мәгълүмат, мәдәни чаралар афишасын, шулай ук вакытлы файдалы үткәрү һәм актив ял итү һәм балалар ялын оештыру буенча рекомендацияләр алды.
Мәгълүмати ярдәмнән кала, волонтерлар Казанда булган туристлар арасында анкета уздырды. Аның төп максаты – туристның портретын билгеләү, бирегә килүнең максатын, урнашканда нәрсәгә өстенлек бирүен белү. Шәһәребездә булган кунаклар арасында Мәскәү, Уфа, Ульян, Оренбур, Воронеж, Самара, Тверь, Түбән Новгород, Пермь, Северодвинск, Екатеринбург шәһәрләреннән, шулай ук Кытай, Франция, Индия, Чехия, Германия, Вьетнам кебек илләрдән килүчеләр бар иде.