«Үзегезне чикләргә кирәкми, фантазияләрегезне эшкә җигегез!». Менә шулай мөрәҗәгать итте дә инде туризм буенча Федерация агентлыгы җитәкчесе Олег Сафонов туристлык волонтерлары өчен юнәлеш сменасында катнашучыларга.
26 ноябрьдә туризм буенча Федерация агентлыгы җитәкчесе Олег Сафонов һәм Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов туристлык волонтерлары өчен юнәлеш сменасында катнашучыларның проектлары куелган «Идел» яшьләр үзәгенә бәяләргә махсус килде.
Смена 23еннән 27 ноябрьгә кадәр булып, үз “канаты” астына Мәскәү, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Екатеринбург, Киров һәм әлбәттә инде Казан кебек төбәкләрдән 95тән артык волонтерны җыйды.
2 декабрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Мәскәү фоторәсемнәр Йорты коллекциясеннән (Арт Музей Мультимедиясе) «Балалар модасы. 100 ел элек» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Экспозициягә йөз ел элек тегелгән киемнәргә киенгән балалар төшерелгән 80 фоторәсем куелган. Монда тәреле күлмәкләр дә, гимназия формалары да, крестьян балалары киемнәре дә, приют ятимнәренең бертөрле тукыма күлмәкләре дә, балалар балы өчен кидерелгән матур бантиклы кызлар да бар. Балалар киемнәренең чын апофеозы – матроска. Аны малайлар да, яшүсмерләр дә, әйбәт гаиләләрдән кызлар да, башкалада һәм провинциядә яшәүчеләр дә кигән. Анда шулай ук диңгез формасының чын күчермәләрен дә һәм үрнәкләрнең үзен хәтерләткән фантастик киемнәрне дә күрергә була.
Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның структур бүлекчәләрендә ел барышында сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә бушлай хезмәт күрсәтелә, әмма декабрь башында аларга аерым игътибар бирелә. Хезмәткәрләр бу категориядәге кешеләрнең һәрберсенең теләген исәпкә алырга тырыша.
2016 елның 1сеннән 11 декабрьгә кадәр ТР Милли музеенда, һәм аның филиалларында, инвалидлар декадасы кысасында түбәндәге чаралар үткәрелә: экспозицияләр белән танышу экскурсияләре, музей дәресләре, Татарстан тарихы турында лекцияләр, концертлар, «Картаймас йөрәкләр» һәм «Ретро» ветераннар хорлары, Лапоток» балалар ансамбле чыгышлары, Лаеш балалар йортында һәм сукыр һәм чукрак балалар мәктәп-интернатында махсус хәйриячелек программасы буенча күчмә музей дәресләре.
25 ноябрьдә «Казан Ривьера»сы күңел ачу үзәгендә «Борынгы чыганакларга сәяхәт - 2016» конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны рәсми котлау тантанасы булды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов катнашты. Ул үзенең сәламләү сүзендә конкурста катнашуның мөһимлеген билгеләде: « Мин сезнең һәрберегез конкурста катнашып, республикада туризмны үстерүгә үзеннән өлеш кертүен аңлагандыр дип уйлыйм. Бу бик мөһим, чөнки Татарстанның туристлык потенциалы бик зур. Туристлык өлкәсе киң – анда 40 меңгә якын кеше эшли, аларның һәркайсы үз эше белән шөгыльләнә: кемдер кунакханәләрдә кунакларга хезмәт күрсәтә, кемдер алар өчен экскурсияләр оештыра, кемдер сувенирлар әзерли һәм башка күп нәрсәләр. Шуңа күрә республика өчен безнең өлкәнең мөһим булуын без аңларга тиеш. Мин сезнең Татарстан туризмы өлкәсендә эшләү турында җитди уйлавыгызны теләр идем».
«Борынгы чыганакларга сәяхәт» - Татарстанда өстенлекле туристлык үзәкләрен үстереп һәм мәдәни мираска бәйле шәхси инновацион туристлык проектларын тормышка ашырып, Татарстан Республикасында эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә әзер булган балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән беренче конкурс.
Конкурсны оештыручы – Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты.
«Борынгы чыганакларга сәяхәт» конкурсы беренче тапкыр 2010 елда игълан ителде. Конкурсның максаты – мәдәни мирас өлкәсендә инновацион туристлык проектларын эшләүгә балаларны һәм яшьләрне җәлеп итү, туган якның мөһим туристлык ресурслары турында белемне арттыру юлы белән яшьләрдә патриотизм хисе тәрбияләү.
Кичә туристик волонтерлар өчен профильле белем бирү сменасы ачылды. Ул «ВОЛГА» ЯҮдә 23 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр була. Оештыручысы булып Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәм«Татарстан Республикасы туристик волонтерлар Ассамблеясе» АНО чыгыш ясады.
Сменаны ачуда комитет Рәисе урынбасары Лиана Сәетова катнашты. Үзенең сәламләү чыгышында ул волонтерлык хәрәкәтенең Россиядә иң перспективалы хәрәкәт булуын билгеләде: "Турист волонтерлары-туристик өлкәнең иң мөһим өлеше. Сез кунакларга шәһәр һәм төбәкне белергә өйрәтүдән тыш, безгә дә туристларның теләкләрен өйрәнергә һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәсез. Татарстан мондый сменаны беренче тапкыр гына кабул итми инде һәм шул ук вакытта волонтерлык хәрәкәтенең елдан ел үсә баруы безне бик куандыра".
Татарстанның Табигый тарих музеенда «Иң кызык Кар бабай» конкурсы башланды. Балаларга фантазияләрен күрсәтеп, Кыш бабайның иң беренче ярдәмчесе Кар бабайны кардан түгел, ә кул астындагы әйберләрдән ясарга тәкъдим ителә. Ул никадәр кызыклырак һәм үзенчәлеклерәк булса, шуның кадәр яхшырак булачак.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Россия Федерациясендәге Чехия Республикасы Әмирлегендә Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдир итте. Үз чыгышында ул кеше күп йөри торган иң популяр урыннар турында сөйләде: Зөя утрау-каласы, Казан, Алабуга, Чистай һәм Болгар. Шулай ук тәкъдир итүдә республикада уздырылучы түбәндәге фестивальләр һәм бәйрәмнәр дә күрсәтелде: "Бөек Болгар" урта гасыр көрәше Бөтенроссия фестивале, Сабантуй, Зөя май чабуы һәм башкалар. Күңел ачуларның киң индустриясенә һәм SPA-ялга аерым игътибар бирелде. Болардан тыш, Сергей Иванов Казанга килү өчен уңайлы юллар турында сөйләде.
18 ноябрьдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында конкурс комиссиясе утырышы булып, анда «Чыганакларга сәяхәт» VII республика конкурсының җиңүчеләре һәм дипломантлары ачыкланды.
Җиңүчеләрнең исемнәре рәсми бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк. Ул 2016 елның 25 ноябрендә 11:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча була: Казан шәһәре, Фатых Әмирхан пр., 1нче йорт ( «Казан Ривьерасы» ГРК, 1нче кат, «Эрмитаж» конгресс-холлы).
Конкурста катнашучыларның барысын да чакырабыз!
Мәскәүдә National Geographic Traveler Awards 2016 бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы"Россия экскурсияләре ялы" номинациясендә төп призны алды". Онлайн-тавыш бирү 2016 елның 8 сентябреннән 6 ноябрьгә кадәр барды һәм аңа 23 номинация кертелде: «Пляж ялы», «Гаилә ялы», «Тау шуу ялы», «Экскурсия ялы», «Агротуризм», «Сәламәтләндерү ялы», «Эко-ял», «Могҗизалы ял», «Ел ачышы», «Иң яхшы гастрономия туры», «Экзотик ял», «Россия экология ялы», «Россия экскурсияләре ялы» һәм «Россиянең экологик ялы». Болардан тыш, тавыш бирү кысасында билгеләнә: «Иң яхшы Халыкарара авиакомпания», «Иң яхшы Россия авиакомпаниясе», «Иң яхшы аэропорт», «Иң яхшыинтернет-сервис», «Иң яхшы отель челтәрләре», «Иң яхшы пляж отеле», «Иң яхшы круизлар», «Иң яхшыинтернет-сервис» һәм «Сәяхәтләр турында иң яхшы тапшыру».
Россия Федерациясе Хөкүмәте белән Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында 2000 елның 29 февралендә төзелгән визасыз төркемле туристик йөрүләр Килешүен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек алып баруга хокукы булган туристик оешмаларның, 2017-2018 елларга исемлеген төзү максатыннан чыгып, Сезнең агымдагы елның 1 декабренә кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетына бу килешүне гамәлгә ашырырга теләк белдерүегез турында хәбәр итүегез сорала.