20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Эрмитаж-Казан» Үзәге император сараена балга чакыра. «Император сараенда Раштуа уеннары яисә Яңа ел мәшәкатьләре» бәйрәм интерактив программасында сез Раштуа һәм Яңа елны бәйрәм итүнең йөз еллык традицияләре белән танышырсыз. Әмма балга барганчы аңа әзерләнергә һәм Яңа ел мәшәкатьләрен башкарырга кирәк: бәйрәм киемнәре, Раштуага һәм Яңа елга бүләкләр сайларга, этикет кагыйдәләрен белергә, элеккеге биюләрне өйрәнергә һәм бал биюләре белән танышырга. Ә иң ахырдан күңел ачулар башлана – уеннар, мәзәкләр һәм Яңа ел чыршысы янында биюләр.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының кадрлар резервына керү конкурсында катнашу өчен документлар кабул итү тәмамлана. Конкурс турында җентекле мәгълүмат «Кадрлар сәясәте» бүлекчәсенә куелган.
2016 елның 31 декабреннән алып 2017 елның 1 гыйнварына кадәр яшәү өчен отельләргә һәм апартаментларга бронь эзләү буенча мәгълүматлар рейтингында Казан Россия шәһәрләре арасында популярлыгы буенча өченче урынны алган. Бу хакта RoomGuru.ru. интернет-сервисының мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.
Яңа ел төнендә ял итү өчен Россиядә иң соралган 10 шәһәр исемлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Калининград, Екатеринбург, Түбән Новгород, Новосибирск, Красноярск һәм Самара кергән. Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия буенча йөрүләр саны ТурСтат мәгълүматлары буенча узган ел белән чагыштырганда 15 процентка артачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте белән Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында 2000 елның 29 февралендә төзелгән визасыз төркемле туристик йөрүләр Килешүен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек алып баруга хокукы булган туристик оешмаларның 2017-2018 елларга исемлеген төзү максатыннан Сезнең агымдагы елның 1 декабренә кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетына бу килешүне гамәлгә ашырырга теләк белдерүегез турында хәбәр итүегез сорала.
10 ноябрьдә Шанхай шәһәрендә Туризм буенча федераль агентлык ярдәме белән "Visit Russia" туризм буенча Милли маркетинг үзәге оештырган "Russian Tourism Road Show роуд-шоуның быелгы соңгы этабы булды. Россия регионнарын, шул исәптән Татарстан Республикасын КНРның 120ләп туристик компаниясенә тәкъдир итү үткәрелде. КНРда Кытай халкы арасында 2017 елда конфедерацияләр Кубогы уеннарына һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына туристик пакетлар сату белән шөгыльләнәчәк ФИФА Match Hospitalily эксклюзив агенты - "Shankai" компаниясе күрсәтелде. Эшлекле программа кысасында Шанхай шәһәрендә КНРда икенче "Visit Russia" туризм офисын тантаналы ачу булды.
Шимбә көннәрендә Игенчеләр Сарае каршындагы скверда Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен«Аграрийларда кунакта» бәйрәм-күңел ачу программасы оештырыла.
12.11 - "Көзге күңел ачулар"
26.11 - "Көзге туй"
10.12 - "Терлекчеләр янында кунакта"
24.12 - "Игенчеләр паркында хайваннар дөньясы"
14.01 - "Бәйрәм телейдоскобы"
28.01 - "Утлы Әтәчне каршылап!"
11.02 - "Кышкы марафон"
25.02 - "Эх, Кадерле Кыш!"
13 ноябрьдә Зөядә «Зөя утрау-каласының галим мәчесе тарихы» беренче квест-күргәзмәсе була.
Күргәзмә интерактив формада, анда һәр экспонат бөтен күргәзмә буена күрсәтелә торган сюжетның бер өлеше булып тора. Зөянең бөтен территориясендә урнашкан экспозицияләрне карап, күргәзмәгә килүче уникаль тарихи объектлар белән генә түгел, ә хезмәткәрләр һәм аларның йорт җәнлекләре белән дә таныша ала.
Бүген Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә Михаил Булгаковның «Мастер и Маргарита» романын онлайн-укулар башланды. 11 һәм 12 ноябрьдә Россиянең сигез шәһәреннән һәм шулай ук Тель-Авивтан 500дән артык кеше классик әсәрләр укыячак.
«Казан» Милли мәдәни үзәгендә танылган әсәрләр укучылар арасында «Рубин» футбол командасы капкачысы Сергей Рыжиков, «La Primavera» оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов, Камал театры актрисасы Ләйсән Фәйзуллина, Тинчурин театры актрисасы Резидә Сәлахова, ТРның халык шагыйре Ренат Харис, Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский һәм башкалар бар. Укуларның турыдан-туры трансляциясен YouTube дә карарга була.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты делегациясе эш визиты белән Кытай Халык Республикасында. 7 ноябрьдә комитет Рәисе Сергей Иванов КХРдагы Россия Федерациясе Әмирлегенең киңәшче-әмире Георгий Зиновьев белән очрашу уздырды. Очрашуда КХР базарында Татарстан Республикасының туристик потенциалын үстерү буенча чаралар нәтиҗәләре каралды һәм шулай ук 2017 елга яңа планнар корылды.
Татарстан Республикасы Туристлык Агентлыгы һәм «Персона Грата» (Мәскәү) юридик агентлыгы 2015 елның 15 ноябрендә Татарстан туристик компанияләре белгечләрен консультацион юридик семинарда катнашырга чакыра. Аның темасы: «ТУРИЗМ турында ЗАКОНның яңа редакциясе: турфирмаларның закон таләпләрен үтәүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр». Семинарда туризм өлкәсендә турфирмаларның 2017 елның гыйнварында һәм 2018 елда гамәлгә керә торган законның яңа таләпләрен үтәүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралачак.