ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Чистай дәүләт музей-тыюлыгы «Сәнгать төне» Бөтенроссия мәдәни акциясен үткәрүгә кушыла һәм чистайлыларны, шәһәр кунакларын 2016 елның 4 ноябрендә 12.00дән 22.00 сәгатькә кадәр Б.Пастернак Мемориаль музеена, Шәһәр тарихы музеена һәм Музейның сувенирлар салонына чакыра


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

3 ноябрьдә 18.00дән 24.00 сәгатькә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Берьюлы дүрт музей объекты килүчеләргә үзенең күңел ачу программаларын күрсәтәчәк.

Беренче тапкыр «Сәнгать төне» музей-тыюлыкның яңа объекты – Заман сәнгате залында узачак. Килүчеләргә утлы картиналар һәм ком шоуларыннан башланган «Музалар бердәмлеге» музыкаль-шигъри программасы күрсәтеләчәк.

Кичәне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм Илдус Сәләхов исемендәге гармунчылар ансамбле иҗат чыгышлары дәвам итәчәк. Болардан тыш, Залда берьюлы өч күргәзмәне күрергә була: Мексика тәрҗемәчесе Сельма Ансира фотографияләре, рус-француз рәссамы-авангардисты һәм нонконформисты Эдуард Зеленинның эшләре һәм графика коллекцияләре, музей-тыюлык фондыннан Совет чоры скульптуралары һәм керамикалары.

3 ноябрьдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелеге Музеенда «Татар мәдәнияте коды: беренче татар театрына 110 ел» күргәзмәсе ачыла. 

Күргәзмә үзенең 110 еллык тарихы эчендә Татарстанның, бөтен төрек дөньясының мәдәни символына һәм республика халкының байлыгына әйләнеп, миллионлаган тамашачы, төрле буыннар, милләтләр һәм конфессияләр вәкилләренең мәхәббәтен яулаган беренче профессиональ татар театрының барлыкка килүен һәм үсешен күрсәтә.

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында комитет Рәисе Сергей Ивановның Әмир Лоуренс Стэнли Чарльз Бристоу әфәнде җитәкчелегендәге Бөекбританиянең Берләштерелгән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия делегациясе вәкилләре белән очрашу булды. Очрашу барышында хезмәттәшлекнең, шул исәптән Казанда FIFA чемпионатына җанатарларны җәлеп итүнең мөмкин булган юнәлешләре каралды. Делегация республика территориясендә 2 ноябрьгә кадәр булачак.

Билгеләп үтик, алдагы атнада Лондонда Visit Russia офисын ачу планлаштырыла.


28
октябрь, 2016 ел
җомга

26 октябрьдә 11.00 сәгатьтә «HORECA KAZAN 2016» ( «Казан Ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәге, 1нчеПавильон, сәхнә зонасы) ресторан һәм кунакханә бизнесының һөнәри күргәзмәсе ачыла.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының түбәндәге рәсми затлары катнаша: Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов,  «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге идарәсе Рәисе  Шамиль  Агиев, Казан шәһәренең вице-мэры  Евгения Лодвигова, һәм шулай ук ТР һәм Казан шәһәре Рестораторлары һәм Отельерлары Берләшмәсе идарәсе Рәисе Зөфәр Гаязов. 

«HORECA KAZAN 2016» күргәзмәсе 2016 елның 26сыннан 28 октябренә кадәр 3 көнгә озайтыла һәм бер мәйданчыкта HoReCa сегменты тәэмин итүчеләрен, җитештерүчеләрне һәм милекчеләрне берләштерә. Күргәзмә аудиториясе: Татарстан Республикасында кунакларга хезмәт күрсәтүче - рестораторлар, отельерлар, пешекчеләр һәм шеф-поварлар, бизнес хүҗалары һәм инвесторлар, менеджерлар һәм управляющийлар, тәэмин итүчеләр һәм директорлар.


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген круиз компанияләре вәкилләре өчен утрау-калага реклама-мәгълүмат туры үткәрелде. Анда түбәндәге компанияләр катнашты: "Спутник-Гермес", "Водоходъ", "Мәскәү туристик флоты", "Татфлот", "Идел сәяхәтләре", "Идел Идел" һәм "Ортодокс". Кунаклар өчен утрау-кала буенча экскурсия уздырдылар, аннан соң Зөягә суднолар керү мөмкинлеген карау буенча түгәрәк өстәл булды. Анда компанияләргә объектның причал стенкасының техник характеристикасы турында бөтен мәгълүмат бирелде.


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

26 октябрьдә Казанда "Ramada Kazan" отелендә «СОЧИ – ДӨНЬЯ ДӘРӘҖӘСЕНДӘГЕ КУРОРТ. TRAVEL И MICE ӨЧЕН ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР. 2016-2017 ел СЕЗОНЫ» дигән роуд-шоу була.  Роуд-шоуда түбәндәге халыкара отельләрнең әйдәп баручы вәкилләре катнаша: Hyatt Regency Sochi, Pullman Сочи Үзәк, Radisson Paradise Resort and SPA, Swissotel Resort Sochi Kamelia, «Имеретинский» отеле, Rixos, «Горки Город» Сезонлы һәм тау курорты.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

20сеннән 24 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында бөтен Россиянең туристик компанияләре вәкилләренең күп санлы төркеме булачак. Аларның визиты Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты белән бергә Татарстан туроператорлары, аларның партнерлары оештырган реклама-мәгълүмат кысасында уза. Алар арасында түбәндәге танылган тревел-компанияләр бар: "Казан сәяхәтләр бюросы", "Персона Грата", "Премьера-тур", "Конгресс Авиа", "Казанга барырга телим", Казан шәһәренең "Туристик-мәгълүмат үзәге" һәм "Companion SP". 

Бу шимбәдә,22 октябрьдә 14.00 сәгатьтә, пушечный двор музее яшь мультипликаторларны «Ура!!!»мультстудиясе дәресләренә чакыра. Балалар һәм ата-аналар үз тарихларын ясаячак, үзләрен сценарист, режиссер, рәссам ролендә сынап караячак, адым саен төшерәчәкләр, тавыш куячаклар, нәтиҗәдә аларның башка беркемнекенә дә охшамаган үз мультфильмнары туачак. Аның бонусы булып «Әйлән-бәйләннең якты буяулары. Бизәкле Дымково уенчыгы» искиткеч матур күргәзмәсе торачак.


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

23 октябрьдә 11:00 сәгатьтә Казан Кремле Благовещенск соборының тарих музее борынгы рус каллиграфиясе буенча мастер-класска чакыра. Матур итеп язарга гына түгел, ә кайбер галимнәр сүзләренә караганда кешелек эшчәнлегенең иң катлаулы төрләренең берсе булган хәрефләр белән үзенчәлекле рәсемнәр ясарга һәм аны үзләштерергә сезгә рәссам, шрифтлар белгече Владислав Баранов ярдәм итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International