3 ноябрьдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелеге Музеенда «Татар мәдәнияте коды: беренче татар театрына 110 ел» күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә үзенең 110 еллык тарихы эчендә Татарстанның, бөтен төрек дөньясының мәдәни символына һәм республика халкының байлыгына әйләнеп, миллионлаган тамашачы, төрле буыннар, милләтләр һәм конфессияләр вәкилләренең мәхәббәтен яулаган беренче профессиональ татар театрының барлыкка килүен һәм үсешен күрсәтә.