3 ноябрьдә 18.00дән 24.00 сәгатькә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Берьюлы дүрт музей объекты килүчеләргә үзенең күңел ачу программаларын күрсәтәчәк.
Беренче тапкыр «Сәнгать төне» музей-тыюлыкның яңа объекты – Заман сәнгате залында узачак. Килүчеләргә утлы картиналар һәм ком шоуларыннан башланган «Музалар бердәмлеге» музыкаль-шигъри программасы күрсәтеләчәк.
Кичәне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм Илдус Сәләхов исемендәге гармунчылар ансамбле иҗат чыгышлары дәвам итәчәк. Болардан тыш, Залда берьюлы өч күргәзмәне күрергә була: Мексика тәрҗемәчесе Сельма Ансира фотографияләре, рус-француз рәссамы-авангардисты һәм нонконформисты Эдуард Зеленинның эшләре һәм графика коллекцияләре, музей-тыюлык фондыннан Совет чоры скульптуралары һәм керамикалары.