Бу шимбәдә,22 октябрьдә 14.00 сәгатьтә, пушечный двор музее яшь мультипликаторларны «Ура!!!»мультстудиясе дәресләренә чакыра. Балалар һәм ата-аналар үз тарихларын ясаячак, үзләрен сценарист, режиссер, рәссам ролендә сынап караячак, адым саен төшерәчәкләр, тавыш куячаклар, нәтиҗәдә аларның башка беркемнекенә дә охшамаган үз мультфильмнары туачак. Аның бонусы булып «Әйлән-бәйләннең якты буяулары. Бизәкле Дымково уенчыгы» искиткеч матур күргәзмәсе торачак.