БГӘ туроператоры вәкилләре Татарстан белән таныша

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда 16 апрельдән 21 апрельгә кадәр, реклама-мәгълүмат туры кысаларында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән туроператор вәкилләре кунакта. Алар инде Казан Кремлендә, Иске Татар бистәсендә, Свияжски утрау-шәһәрендә булдылар, Казанның баш урамы – Бауман буенча йөреп чыктылар, берничә кунакханәне карадылар. Кичә кунаклар Чәк-чәк музеенда, “Туган авылым” рестораннар комплексында, “Шәһәр панорамасы” интерактив комплексында, Казан аквапаркында һәм гаилә белән ял итә торган башка төрле урыннарда булдылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан Фарсы култыгы илләрендә яшәүчеләрнең һәм резидентларның Татарстанга мул туристлык потенциалын туплаган төбәк буларак кызыксынуларын арттыру буенча актив эш алып барыла. 2017 елның мартында “flydubai” авиакомпаниясе белән “Visit Russia” илкүләм маркетинг үзәге тарафыннан оештырылган, презентация роуд-шоулары сериясе кысаларында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Бахрейнда һәм Кувейтта республика презентацияләре булып узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International