29 апрельдә, 14.00 сәгатьтә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы туристлык чорына старту бирүгә багышланган бәйрәм программасына чакыра. Казан Кремле – төрле-төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән меңнәрчә туристларны җәлеп итү үзәге булып тора. Быел “мәдәният ныгытмасы” үзенә килгән кунакларны нәрсә белән шаккаттырыр, аның территориясендә нинди фестивальләр, бәйрәмнәр узар һәм музейларында нинди кызыклы күргәзмә проектларын карарга мөмкин булыр, – боларның барысы хакында да концерт-күңел ачу программасы кысаларында сөйләячәкләр. Чарада катнашучылар Җиңү көненә Кремль территориясендә нинди флешмоб уздырылачагы, традициягә әйләнеп киткән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Без Кремльне яратабыз!” һәм быел 25-26 августта узачак “Казан фанфаралары” хәрби тынлы оркестрлар фестивальләренә нинди кызыклы чаралар әзерләнүе хакында беләчәкләр.