ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

2018 елның 18 – 21 гыйнварендә Татарстан Республикасы Хельсинкида уздырылучы «Matka Nordic Travel Fair» халыкара туристик күргәзмәсендә катнаша. Сәяхәтләргә багышланган күргәзмә Хельсинки шәһәрендә инде 26нчы тапкыр үткәрелә. Төньяк Европаның туризм индустриясе өчен Matka Nordic Travel Fair бик зур вакыйга булып тора: һәр ел бу күргәзмә бер мәйданда 600дән артык катнашучылар җыя. Алар арасында дөньяның 50 иленнән җыелган туроператор һәм турагентство, илчелек һәм милли сәяхәт итү бюросы вәкилләре бар. Бу вакыйганы барлыгы 70 000 кунаклар һәм 20 000 һөнәри тармакка бәйле булган кешеләр күрә.

Татарстан Республикасы 30 кв.м мәйданын алып тора торган “Visit Tatarstan” стенды белән тәкъдим ителгән. Аның өстендә Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты һәм “Персона Грата” белән “Тревэл Эндвок” туроператорлары эшли. Респубика вәкилләре фин кунаклары өчен иң җәлеп итүче маршрутларны һәм Татарстан буенча сәяхәт мөмкинлекләре турында сөйлиләр.


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

«Белавиа» Һава юллары компаниясе 26 нчы апрельдә Минск шәһәреннән Казанга туры авиарейс ача. Минск шәһәреннән Казанга Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 50 минутта сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очып китәргә мөмкин булачак. Кире авиарейс Татарстан башкаласыннан Мәскәү вакыты белән 4 сәгать 30 минутта дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә очып китәчәк.

Россиянеӊ кунакханәләр броньлау сервисы Tvil.ru 2017 нче ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округыныӊ туристлар арасында иӊ танылган шәһәрләрен билгеләде. Рейтинг 2017 нче елга кунакханәләр һәм апартаментлар броньлау күрсәткечләре буенча төзелгән.

Казан, Түбән Новгород, Самара, Пермь, Уфа, Саратов, Ижевск, Ульяновск, Чабаксар һәм Саранск шәһәрләре Идел буе федераль округыныӊ туристлар арасында иӊ танылган шәһәрләренеӊ беренче унлыгына керделәр.

Казань, Түбән Новгород, Самара һәм Саранск шәһәрләре 2018 нче елныӊ июнь һәм июль айларында футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәкләр.

Казан, Түбән Новгород, Самара шәһәрләрендә Дөнья чемпионаты – 2108 неӊ 6-шар матчы узачак, ә Саранск шәһәрендә – 4 матч.

Tvil.ru күрсәткечләре буенча, узган ел туристлар Казан шәһәрендә, уртача алганда, дүрт төнгә кунакханә һәм фатирлар броньлаганнар һәм бер тәүлек яшәү өчен 3,1 меӊ сум акча түләгәннәр.

 


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Дөнья чемпионаты – 2108 не кабул итә торган шәһәрләрнеӊ мәдәният-туристик потенциалын тәкъдир итү сессиясенеӊ пленар утырышында чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, 11 нче январь көнне анда Ferien Messe Wieт – 2018 халыкара туристлык күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә 11-13 нче январь көннәрендә узачак. Бүген күргәзмәдә «Дөнья чемпионаты – 2018 не кабул итә торган шәһәрләрнеӊ гастрономик брендлары» исеме астындагы тематик секция узды. Анда Татарстанныӊ төп гастрономик бренды булган Чәк-чәк куелган иде. Шулай ук, Татарстан Республикасыныӊ туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итә торган аерым стенд та тәкъдим ителгән иде.


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасына Яңа ел ялларына 130 000нән артык турист килгән. Нәкъ бер ел элек 2017 елның Яңа ел ялларында туристлар агымы саны 110 000гә җиткән. Иң күп йөреш күзәтелгән җир булып Казан Кремле тора: быел аны 180 000 турист күргән, ә узган елны 96 000 кеше бу тарихи урынга сәфәр кылган булган. 

Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгы яӊа туристик продукт эшләп җитештерде. Бу «Чистайда сәүдәгәр атналыгы» исеме астындагы уникаль интерактив программа Әлеге программада беренче төркем Яӊа ел алдыннан булды. Кунаклар Казаннан килгән иделәр. Әлеге программаныӊ уникальлеге: кунакларга сәүдәгәр шәһәрендә бер көн яшәргә тәкъдим ителә. Сәүдәгәр шәһәрендә яшәү тиешле атрибутика белән үрелеп бара – тарихи үзәк буйлап йөрү, гыйбадәтханәдә булу, сәүдәгәр аш табыны, чын сәүдәгәр йортына бару, анда аларны йорт хуҗалары каршы алалар һәм күӊелләрен күрәләр.

 


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Арча районы Яӊа Кырлай авылында урнашкан «Кыш Бабай һәм Кар кызы резиденциясен»дә Яӊа ел каникуллары вакытында 6500 дән артык кеше булган.

Чагыштыру өчен, узган елны шушы ук чорда әлеге күрсәткеч 5000 иде.

Исегезгә төшерәбез, «Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе» Ия елгасы буенда, Казаннан 80 километрда Яӊа Кырлай авылында урнашкан. Әкияткә сәяхәт урман аланында башлана, анда кунакларны Шайтан каршы ала һәм кыш бабайныӊ биләмәсенә алып бара. Кыш бабайныӊ йортына кадәр кунакларга Шүрәле картасы буенча барырга туры килә. Кунакаларны юлда күпсанлы маҗаралар көтә – борынгы әкиятләр, катлаулы табышмаклар, тылсым һәм могҗизалар һәм, шулай ук, әкият геройлары: Шүрәле – барлык урман юлларын һәм сукмакларын белүче (Урман иясе), дустанә һәм явыз булмаган Шайтан (Җен), күӊелле Убырлы Карчык, борынгы Аҗдаһа, көчле һәм кыю Батыр, гүзәл Алтынчәч, гашыйклар Таһир һәм Зөһрә – алар барысы да күпсанлы сынаулар белән сәяхәтчеләрнеӊ күңелләрен күтәрәчәкләр.

Килергә теләүчеләр өчен резиденция 28 нче январьгә кадәр ачык.

 


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Казан Раштуа сәяхәтләре өчен популяр шәһәрләрнеӊ беренче бишлегенә керде, ә курорт-шәһәрләрне исәпкә алмаганда – беренче өчлеккә. Әлеге мәгълүматны танылган кунакханәләр броньлау сервисы күрсәткечләре дәлилли.

Сервис күрсәткечләреннән чыгып караганда, туристлар Татарстан башкаласында январьнеӊ беренче ункөнлегендә, уртача алганда, дүрт төнгә кунакханә броньлаганнар һәм гаилә белән бер тәүлек яшәү өчен 4 меӊ сум акча түләгәннәр.

Мәскәүдә – биш төнгә (3,8 меӊ сум бер тәүлеккә), ә Санкт-Петербургта – 4,5 төнгә (4,7 меӊ сум бер тәүлеккә). Лидерлар унлыгына түбәндәге шәһәрләр керә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан, Ялта, Ярославль, Калининград, Кисловодск, Вологда һәм Бөек Новгород.

Рейтинг агымдагы елныӊ 6-8 нче январь көннәрендә кунакханәләр һәм апартаментлар броньлау нәтиҗәләреннән  чыгып төзелгән.


22
декабрь, 2017 ел
җомга

2017 нче елныӊ 22 нче декабрендә 10:00 сәгатьтә Казан ратушасыныӊ колонналар залында туризм өлкәсендә «Туризм лидеры» еллык республика бәйгесендә җиӊүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнаштылар.

Бәйге 2001 нче елда «Туризм – XXI гасыр» исеме астында үткәрелә башлаган. 2016 нчы елдан ул «Туризм лидеры» исеме астында уздырыла. Бәйгенең максаты – туристлык базарының иң яхшы вәкилләрен һәм юнәлешләрен ачыклау, туристлык бизнесын, Татарстан Республикасы икътисады үсешенә үзеннән зур өлеш кертә алырдай итеп, Татарстан Республикасында югары нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле заманча туристлык комплексын булдыру мәсьәләсен хәл итү максатында берләштерү һәм аӊа этәргеч бирү.

 


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Яӊа ел бәйрәмнәренә Болгар музей-тыюлыгы «Үткәннәр белән кышкы очрашулар» театральләштерелгән тамаша әзерләде, дип хәбәр итә мәгълүмат хезмәте. Махсус бәйрәм программасы 3, 4 һәм 6 нчы январь көннәрендә күрсәтеләчәк. Музейныӊ һәр объекты көн саен ачык булачак. Яӊа ел чыршысы янында үзәк мәйданда Истәлек билгесе янында кунакларны тарихи персонажлар каршылаячак: Хан, Ханбикә, Петр I и Екатерина II. «Үткәннәргә сәяхәткә» барлык килүчеләрне иӊ мөхтәрәм хакимнәрнеӊ берсе каршы алачак.

Күңелле шамакайлар Яӊа ел әйлән-бәйлән җырлары вәгъдә итәләр.

Шулай ук барлык теләүчеләр өчен тарихи уеннар оештырылачак, аларда катнашучылар төрле бәйгеләрдә катнаша алачаклар. Алар җитезлектә, төгәллектә, тизлектә ярышачаклар.

Шулай ук чаналарда шуу һәм болгар коймаклары белән чәй эчү мөмкин булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International