Свияжск утрау-шәһәре Русьтә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен бәйрәм итү традицияләрен белергә чакыра: бу бәйрәмнәр ничек барлыкка килгән, чыршы бизәү һәм бүләкләр бирү гадәтләре каян килеп чыккан, кышкы бәйрәмнәргә нинди бүләкләр бирү кабул ителгән булган һәм безнеӊ як территориясендә ул кышкы бәйрәмнәрне, гадәттә, ничек билгеләп үткәннәр.
Программада сезне яӊа белемнәр, борынгы уеннар, «Раштуа» күләгә театры, агачтан гадәти Яӊа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класслар көтә.
Программа 1,5 сәгать дәвам итәчәк
Бәясе: 200 сум
Яшь категориясе: 1-11 класслар
Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Подписка бүләк ит – 2018» хәйрия акциясендә катнашты.
Чарада Республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаштылар. Ул 2018 нче ел беренче яртыеллыгына «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмаларына – Спас Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты өчен «Чаян» һәм Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында урнашкан «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге өчен «Татарстан» журналларына язылды.
«Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе Татарстанда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте инициативасы белән инде газета-журналларга язылуныӊ өченче сезонында үткәрелә. Әлеге проект кысаларында дәүләт хакимияте башлыклары, министрлыклар, ведомстволар, югары уку йортлары вәкилләре хәйрия максатыннан сугыш ветераннарына, балалар йортына, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларына һәм башка иҗтимагый оешмаларга Татарстан газета-журналларына язылу бүләк итәләр.
«Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы 2018 нче елныӊ 1 нче январеннән «Музей объекты атналыгы» акциясе кысаларында тыюлыкныӊ объектларында түләүсез экскурсияләр үткәрәчәк.
Экскурсиягә килүчеләр бары тик объектка керү билеты бәясен генә түләячәкләр.
20 нче декабрьдә 16:00 сәгатьтә «Казан – Эрмитаж» күргәзмә үзәге Яӊа ел күргәзмәсен ачу тантанасына чакыра. Утлы бәхет кошы, ал җиләкләр һәм алтын үләннәр – алтын Хохломаныӊ әкияти өчавазы. Хохлома бизәге – үзенчәлекле халык кәсебе, ул Россия масштабында гына түгел, ә бөтен дөньяда уникаль күренеш. Күргәзмәдә хохломаныӊ утлы бизәгенеӊ сиксән әсәре тәкъдим ителгән. Экспозициядә хохлома савыт-савабасы белән әзерләнгән бәйрәм өстәле узәк урынны алып тора. «Яңа ел хыяллары. Алтын хохлома» күргәзмәсендә алтмыштан артык әсәр Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Россиянеӊ халык рәссамы Николай Александрович Гущин иҗатын тәкъдим итә.
2017 нче елныӊ 12-14 нче декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Татарстан Республикасы экскурсоводлар гильдиясе» белән берлектә Татарстан Республикасы экскурсоводлары өчен укыту-методик семинар үткәрде. Семинар ачылган көнне экскурсоводлар алдында сәламләү сүзе белән комитет рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады. Ул, экскурсоводныӊ иң мөһим бурычларыннан берсе – туристныӊ яӊадан килергә теләге булырлык итеп, Татарстан Республикасы турында сөйләү, шулай ук 2018 нче елныӊ әһәмиятле вакыйгалары, аларның берсе, һичшиксез, футбол буенча дөнья чемпионаты турында мәгълүмат бирү кирәклеген билгеләп үтте.
2017 нче елныӊ 12-14 нче декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Татарстан Республикасы экскурсоводлар гильдиясе» белән берлектә Татарстан Республикасы экскурсоводлары өчен укыту-методик семинар үткәрде. Семинар ачылган көнне экскурсоводлар алдында сәламләү сүзе белән комитет рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады. Ул, экскурсоводныӊ иң мөһим бурычларыннан берсе – туристныӊ яӊадан килергә теләге булырлык итеп, Татарстан Республикасы турында сөйләү, шулай ук 2018 нче елныӊ әһәмиятле вакыйгалары, аларның берсе, һичшиксез, футбол буенча дөнья чемпионаты турында мәгълүмат бирү кирәклеген билгеләп үтте
Казанда Кремль яр буенда ярминкә Россиядә быелгы кышныӊ иӊ яхшы Яӊа ел һәм Раштуа фестивальләре, бәйрәм һәм ярминкәләре исемлегенә керде. Бу хакта «ТурСтат» хәбәр итә. Рейтинг вакыйгаларныӊ популярлыгына нигезләнеп төзелгән. Кремль яр буе ярминкәсеннән тыш, «Раштуага сәяхәт» дип исемләнгән Мәскәү фестивале, Санкт-Петербургта Раштуа ярминкәсе, Ханты-Мансида «Россиянең Яңа ел мәркәзе» бәйрәме, Түбән Новгородта Горький чыршысы, «Вологдада Раштуа әкияте» проекты, Владимир шәһәрендә «Синеӊ иӊ яхшы Яӊа ел бәйрәмеӊ» дип исемләнгән Раштуа ярминкәсе, Ярославльдә, Костромада һәм Екатеринбургныӊ Боз шәһәрчегендә Яңа ел ярминкәләре дә әлеге исемлектә.
Татарстан Республикасында Яңа ел каникулларына кунаклар көтәләр.
Яңа ел программалары, ярминкәләр старт ала, бәйрәм чыршылары ачыла. Республикада барлыгы 500 дән артык мәдәни-ял чаралары уза. Татарстан, гадәттәгечә, Яңа ел каникулларында туристлык рейтингының лидеры булып тора. Казан янә, бу юлы Яңа елда балалар белән ял итү буенча, иң популяр Россия шәһәрләре өчлегенә керде.
Әлеге рейтинг туристларныӊ 2017 нче елның 28 нче декабреннән 2018 нче елның 9 нчы январенә кадәр чорда tvil.ru онлайн-броньлау сервисы хезмәтенеӊ торак броньлау мәгълүматларына нигезләнеп төзелде. Казан шәһәре торак броньлау күрсәткече буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән генә калыша.
Коррупциягә каршы законнар Нигезләмәсе һәм Россия Федерациясе Гражданлык кодексы дәүләт һәм муниципаль вазифаларны үтәүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләренә, аерым оешмаларда эшләүчеләргә хезмәт (эш) бурычын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк бирүне һәм алуны тыя.
Якынлашып килә торган Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бүләк бирү һәм алуны тыю кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртә.
«Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы һәм «Ялкау Торжок» тарихи фехтование һәм реконструкция үзәге» кунакларны Яӊа ел чараларына чакыра.
«Свияжск уеннары» музыкаль – уен күңел ачу интерактив программасы.
Чараны тасвирлау: борынгы уеннар, күңелле биюләр, фольклор коллективы җитәкчелегендә җырлар башкару. Аралашу өчен гаҗәеп атмосфера, балаларныӊ һәм ата-аналарныӊ уеннарда күмәк катнашуы төрле буын вәкилләренеӊ якынаюына теләктәшлек итә.