Татарстан Республикасы вәкилләре Берлинда уздырылучы ITB күргәзмәсендә катнашты. Россия Федерациясенең регионнарын берләштергән Visit Russia стендында Татарстан Республикасын туризм буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, туризм үсешенә ярдәм итү Комитеты, Персона Грата туроператоры, Казан сәяхәт хезмәте, Тревел эндвок, Лидер, Тюльпан Тревел, “Особняк на Театральной”, “Олимп”, “Татар Инн” кунакханәләре тәкъдим иттеләр.
Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында, Санкт-Петербург шәһәренең туризм үсеше буенча Дәүләт комитеты белән берлектә “Мәчетләр һәм Сарайлар” дип исемләнгән яңа төбәкара маршрут тәкъдим ителде. Чараны йөзләгән кунак күрү бәхетенә иреште, алар арасында: туроператорлар, массакүләм матбугат чаралары һәм авиакомпанияләр вәкилләре. Ә Германиядә урнашкан Россия Илчелеге хезмәткәрләре аеруча мактаулы кунаклар булып чыктылар. Барлык катнашучылар арасында S7 авиакомпания билетларын һәм Санкт-Петербург белән Татарстанга сәфәр кылу нигезендә корылган “Мәчетләр һәм Сарайлар” программасына тур уйнаттылар.
Кичке якта Adlon кунакханәсендә Visit Russia офисының тантаналы ачылышы узды. Яңа җитәкче – Вадим Науменко әйтүенчә, якын арада 23 илдә 40 офис ачылырга тиеш. Германиядә генә дә 3 вәкиллек эшләп киләчәк. Чараны тантаналы рәвештә туризм буенча Федераль агентлыкның җитәкчесе О.П. Сафонов ачып җибәрде. Сәлам сүзләре белән Санкт-Петербург шәһәренең туризм үсеше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары – Нана Гвичия, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының туристик продуктны алга этәрү бүлеге мөдире – Айгөл Балахонцева, МБУ җитәкчесе – Дарья Санникова, Калининград һәм Свердловск өлкәләре вәкилләре чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты, КАО “Татарстан Республикасының туристик волонтерлар ассамблеясы” һәм Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бу чарада Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты мөдире Наилә Багаутдинова һәм КАО “Татарстан Республикасының туристик волонтерлар ассамблеясы” генераль директоры Юлия Баширова катнаштылар.
Әлеге килешү Татарстан Республикасының туризм өлкәсендәге волонтерлар хәрәкәтенең үсешенә багышланган озак вакытлы мөнәсәбәтләрне оештыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
ТурСтат аналитик агентлыгы узган ел мәгълүматлары буенча чит ил туристлары арасында иң популяр булган Россия регионнарын билгеләде. Рейтинг Россия регионнарында булган чит ил туризмын анализлау нәтиҗәләре буенча тузелгән. Исемлеккә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре кертелмәгән: аларның һәркайсында 4 млннан артык чит ил туристы булган.
Кубань, Приморье, Кырым, Татарстан һәм Мәскәү асты өлкәсе узган ел нәтиҗәләре буенча Россия регионнары арасында чит ил туристларын иң күп кабул итүчеләр булып чыктылар.
ТурСтат аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда Татарстанга 278 мең чит ил туристы сәфәр кылган.
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе вәкилләре белән очрашу узды. Бу чара кысаларында комитет рәисе Сергей Иванов тарафыннан Республиканың потенциалын тәкъдим итү узды. Шулай ук, Ташкент өлкәсенең хакиме Гуломҗан Ибраһимов Үзбәкстан Республикасын презентацияләде. Очрашу барышында киләсе хезмәттәшлек мәсьәләләре сөйләшенде.
12.00. "Яз Фарфория илендә". Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм интерактив программасы. Билет бәясе - 200 сум. Катнашу өчен алдан язылу каралган.
13.30. “Эрмитаж-Казан” үзәге һәм “Печка” иҗат остаханәсе күргәзмә буенча тематик экскурсиягә һәм “Салкын фарфордан чәчәк ясау” мастер-классына чакыралар. Билет бәясе (экскурсия+мастер-класс+материал) – 1800 сум. Бер билет буенча бер әти-әни һәм бер бала катнашырга мөмкин. Программа 4,5 сәгать дәвам итәчәк. Катнашу өчен алдан язылу каралган.
16.00. “Эрмитаж-Казан” үзәге уеннар, лотереяләр һәм бүләкләр белән тулыландырылган “Фарфорда хатын-кыз дөньясы” тематик экскурсиясенә чакыра. Катнашу өчен алдан язылу каралган.Урыннар чикләнгән. Билет бәясе – 300 сум.
Өстәмә мәгълүмат һәм программаларга язылу өчен түбәндәге телефоннарга мөрәҗәгать итәргә: (843) 567-80-32, (843) 567-80-34.
Tvil.ru – Россиянең торак арендалау хезмәте, туристлар арасында март бәйрәм ялларында сәяхәт итәр өчен популяр булган шәһәрләр исемлеген туплады. Рейтинг 2018 елның 7-12 март көннәренә кунакханәләргә һәм аппартаментларга язылу мәгълүматы буенча төзелде. Казан шәһәре 8 март көнендә сәяхәт кылучы популяр шәһәрләрнең өчлегенә керде.
Казанның «Ногай» дип аталган кунакханәсе Russian Hospitality Award премиясенә лаек булучылар арасына керде һәм "Эконом классның иң яхшы кунакханәсе" номинациясендә бердәнбер Тататарстан кунакханә индустриясе вәкиле булды.
19 февраль көнне 2017 елның IV Russian Hospitality Awards милли премия тапшыру тантанасы узды. 25 номинациядә 115 кунакханә финалистлар булды.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының бухгалтер исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә (1 берәмлек) һәм кадрлар бүлеге һәм юридик хезмәт күрсәтү бүлегенә (1 берәмлек) “җитәкчеләр” дип исемләнгән төп вазыйфалар төркеменә, кадрлар резервына кертелү бәйгесенә документлар кабул итү дәвам итә. Бәйгедә катнашу өчен документларны 2018 елның 6 мартына кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының эш сәгатьләрендә тапшырырга мөмкин. Киләсе бәйге турында мәгълүмат Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында, “Кадрлар буенча сәясәт” (http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-vklyuchenie-v-kadroviy-rezerv.htm) бүлегендә урнашкан. Өстәмә мәгълүмат артыннан түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 222-90-29, (843)222-90-27.
Tvil.ru Россия ял өчен торак броньлау сервисы Россия буенча февраль бәйрәм ялларында балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләрне билгеләде. Триместр системасы буенча укыткан мәктәпләрдә бу атнада каникуллар.
Рейтинг 2018 елның 22-25 февраль көннәрендә кунакханә, фатир һәм өйләр броньлау мәгълүматлары буенча төзелгән. Туристлар арасында Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Кострома, Коломна (Мәскәү өлкәсе), Бөек Новгород, Олонец (Карелия) һәм Бөек Устюг (Вологда өлкәсе) шәһәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан балалар белән сәяхәт итү өчен популяр булган топ унлыкка керделәр.
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты каршында эшләүче Иҗтимагый совет рәисе, Россия туризм халыкара академиясенең Казан филиалы директоры - Кирилл Николаевич Пономаревның вакыттан тыш вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты якыннарының зур кайгысын уртаклаша.