Февраль бәйрәм ялларында балалар белән сәяхәт итү урыннары арасында Казан шәһәре беренче бишлеккә керә

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Tvil.ru Россия ял өчен торак броньлау сервисы Россия буенча февраль бәйрәм ялларында балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләрне билгеләде. Триместр системасы буенча укыткан мәктәпләрдә бу атнада каникуллар. 

 Рейтинг 2018 елның 22-25 февраль көннәрендә кунакханә, фатир һәм өйләр броньлау мәгълүматлары буенча төзелгән. Туристлар арасында Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Кострома, Коломна (Мәскәү өлкәсе), Бөек Новгород, Олонец (Карелия) һәм Бөек Устюг (Вологда өлкәсе) шәһәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан балалар белән сәяхәт итү өчен популяр булган топ унлыкка керделәр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International