Чит ил туристлары саны буенча Татарстан Россия регионнары арасында беренче бишлеккә керә

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

ТурСтат аналитик агентлыгы узган ел мәгълүматлары буенча чит ил туристлары арасында иң популяр булган Россия регионнарын билгеләде. Рейтинг Россия регионнарында булган чит ил туризмын анализлау нәтиҗәләре буенча тузелгән. Исемлеккә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре кертелмәгән: аларның һәркайсында 4 млннан артык чит ил туристы булган.

Кубань, Приморье, Кырым, Татарстан һәм Мәскәү асты өлкәсе узган ел нәтиҗәләре буенча Россия регионнары арасында чит ил туристларын иң күп кабул итүчеләр булып чыктылар.

ТурСтат аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда Татарстанга 278 мең чит ил туристы сәфәр кылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International