Татарстан Республикасы вәкилләре Берлинда уздырылучы ITB күргәзмәсендә катнашты. Россия Федерациясенең регионнарын берләштергән Visit Russia стендында Татарстан Республикасын туризм буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, туризм үсешенә ярдәм итү Комитеты, Персона Грата туроператоры, Казан сәяхәт хезмәте, Тревел эндвок, Лидер, Тюльпан Тревел, “Особняк на Театральной”, “Олимп”, “Татар Инн” кунакханәләре тәкъдим иттеләр.
Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында, Санкт-Петербург шәһәренең туризм үсеше буенча Дәүләт комитеты белән берлектә “Мәчетләр һәм Сарайлар” дип исемләнгән яңа төбәкара маршрут тәкъдим ителде. Чараны йөзләгән кунак күрү бәхетенә иреште, алар арасында: туроператорлар, массакүләм матбугат чаралары һәм авиакомпанияләр вәкилләре. Ә Германиядә урнашкан Россия Илчелеге хезмәткәрләре аеруча мактаулы кунаклар булып чыктылар. Барлык катнашучылар арасында S7 авиакомпания билетларын һәм Санкт-Петербург белән Татарстанга сәфәр кылу нигезендә корылган “Мәчетләр һәм Сарайлар” программасына тур уйнаттылар.
Кичке якта Adlon кунакханәсендә Visit Russia офисының тантаналы ачылышы узды. Яңа җитәкче – Вадим Науменко әйтүенчә, якын арада 23 илдә 40 офис ачылырга тиеш. Германиядә генә дә 3 вәкиллек эшләп киләчәк. Чараны тантаналы рәвештә туризм буенча Федераль агентлыкның җитәкчесе О.П. Сафонов ачып җибәрде. Сәлам сүзләре белән Санкт-Петербург шәһәренең туризм үсеше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары – Нана Гвичия, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының туристик продуктны алга этәрү бүлеге мөдире – Айгөл Балахонцева, МБУ җитәкчесе – Дарья Санникова, Калининград һәм Свердловск өлкәләре вәкилләре чыгыш ясады.