Казан һәм Алабуга шәһәр үзәгенең туристлык кодын проектлаштыру буенча дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән илкүләм проект кысаларындагы Федераль туризм агентлыгы бәйгесендә җиңде. Бәйге беренче тапкыр үткәрелде. Барлыгы 6 млрд. сумга каралган 31 проект хупланды. Җиңүчеләр арасында Казан һәм Алабуга да бар. Казанда – Иске Татар бистәсе территориясе, Алабугада мәйданы 44 га булган шәһәрнең тарихи үзәге төзекләндереләчәк.
Шәһәр үзәгенең туристлык коды кысаларында бердәм архитектура һәм дизайн-коды булдырылачак, территория төзекләндереләчәк, яңа эскәмияләр, чүп ташлау урыннары, яктырту җайланмалары урнаштырылачак, туристлык навигациясе яңартылачак, шулай ук фотога төшү өчен яңа зоналар булдырылачак, арт-объектлар урнаштырылачак, территория мультимедия ягыннан тулыландырылачак, мәдәни мирас объектларын яктыртачак. Проектлар 2023 елда гамәлгә ашырылачак. Грантның төгәл суммасы соңрак игълан ителәчәк, гариза Республика бюджетыннан финанслауны исәпкә алып бирелгән.
Бүген, ягъни 2 август көнне, Гөлнара Сафина Татарстан Республикасының Министрлар кабинетында узган «Мәдәният һәм туризм өлкәсендәге вакыйгалы чаралар турында» дигән темага үткәрелгән брифингта катнашты.
Үзенең чыгышында ул болай дип билгеләп үтте: «2022 елда Татарстан Республикасындагы төп туристлык үзәкләренә туристлар агымының планлы рәвештә артуы күзәтелә. 2021 ел белән чагыштырганда, төрле локацияләрдә 15 тән 52% ка кадәр үсеш бар дип исәпләнелә.
2022 елның 8 августыннан Татарстандагы «ЮВТ АЭРО» авиация компаниясе Казан – Мурманск – Төмән юнәлешендәге рейсларын башлап җибәрә. Самолетлар атнага өч тапкыр – дүшәмбе, сишәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак.
Дүшәмбе һәм шимбә көннәрендә Казаннан 04: 00 сәгатьтә кузгалып китәчәк, Мурманск аэропортына 06:50 сәгатькә барып җитәчәк, Мурманск шәһәреннән 07: 40 сәгатьтә кузгалып китеп, Төмәнгә 12:55 сәгатькә барып җитәчәк.
Төмәннән кирегә 13: 45 сәгатьтә кузгалып, Мурманск шәһәренә 15:00 сәгатькә, Мурманск шәһәреннән 15: 50 сәгатьтә кузгалып, Казанга 18: 45 сәгатькә барып җитәчәк.
Сишәмбе көннәрендә Казаннан кузгалып китү вакыты - 10:10, 13.00 сәгатьтә Мурманск аэропортында булачак, 13: 50 сәгатьтә Мурмансктан очып китәчәк, 19.00 сәгатькә Төмәнгә барып җитәчәк.
Төмәннән кирегә 19: 50 сәгатьтә очып китәчәк, 21.05 сәгатьтә Мурманск шәһәрендә булачак, Мурманск шәһәреннән 22: 00 сәгатьтә очып китеп, 01.00 сәгатьтә Казанда булачак (чәршәмбе).
*Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Маршрут өчен Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары җәлеп ителгән, аңа иң күбе 50 пассажир сыя.
Федераль туризм агентлыгы, «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында, кунакханә хезмәткәрләре өчен белем бирү буенча уңайлы һәм отышлы белем бирүгә юнәлтелгән беренче онлайн-программа эшләтеп җибәрде. Белем алу бушлай. Шул ук вакытта моның өчен беркая да барырга кирәкми – курсларны читтән торып узарга була, алар видео-дәресләр форматында үтә һәм аны теләсә кайсы уңайлы вакытта карарга мөмкин. Ягъни, программа кысаларында теләсә кайсы, хәтта иң кечкенә кунакханә хезмәткәре дә, кайда булуына бәйсез рәвештә, белем алу һәм үз квалификациясен күтәрү мөмкинлегенә ия.
Видео-дәресләрне әйдәп баручы экспертлар кунакчыллык индустриясенең иң яхшы тәҗрибәсен исәпкә алып әзерли. Хәзерге вакытта кунакларны кабул итү һәм урнаштыру өчен җаваплы хезмәткәрләр, кунакханә администраторлары һәм чисталык өчен җаваплы хезмәткәрләр онлайн-курслар уза ала. Алга таба программа яңа юнәлешләр белән тулыландырылачак.
Безнең бушлай видео-дәресләргә керү өчен, махсус порталда теркәлергә кирәк - https://edu-tourizm.getcourse.ru/cms/system/login?required=1
Һәр видео-дәрескә методик материаллар, шулай ук үз-үзеңне тикшерү өчен биремнәр беркетелә.
Бүген Санкт-Петербург шәһәренең туристлык операторлары, туристлык агентлары һәм корпоратив компанияләре өчен Татарстан Республикасының туристлык потенциалы тәкъдир ителде.
12-13 август көннәрендә «Кара пулат» операсын карау өчен Бөек Болгарга «Open air» форматындагы үзенчәлекле экскурсия сәяхәтенә чакырабыз. Ул Борынгы Болгар тарихи декорациясе интерьерында һәм Кара пулатның үзендә узачак. Моны кулдан ычкындырмагыз!
Ике экскурсия программасы тәкъдим ителә.
Беренче программа түбәндәгеләрне үз эченә ала:
Казан-Болгар – Казан трансферы
«Бөек Болгар» урта гасырлар өрәше фестивалендә «Кара пулат» операсын карау мөмкинлеге.
Турның бәясе 1000 сум.
Икенче программа түбәндәгеләрне үз эченә ала:
Казан-Болгар - Казан трансферы,
Болгар музей-тыюлыгы буенча экскурсия - XIII-XIV гасырдагы архитектура һәйкәлләре сакланып калган борынгы Болгар шәһәре, XIV гасырдагы мавзолейлар комплексы һәм «Ислам динен кабул итү хөрмәтенә истәлек билгесе». Сез дөньядагы иң зур басма Коръәнне (500 кг) күрә алачаксыз, ул Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Шулай ук урта гасырлардагы болгар медицинасы белән танышырбыз, «Табиб йорты» музеенда булырбыз.
«Кара пулат» операсын карау.
Турның бәясе 1300 сум.
Билетларны Казанның Туристлык-мәгълүмат үзәге сайтыннан https://kazantravel.ru
һәм билетлар операторыннан https://kzn.kassir.ru/ сатып алырга мөмкин.
Композитор Эльмира Низамованың «Кара пулат» операсы кабаттан тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. Музыкаль әсәрне кире кайтару Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу белән бәйле. 2015 елда опера Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» фонды ярдәме белән куелган иде. 18-22 май көннәрендә әлеге опера Тинчурин театрында аншлаг белән узды
Туристлык буенча федераль агентлык «Туристлык өлкәсендә идарә итүне камилләштерү» федераль проекты кысаларындагы Россия Федерациясендәге туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү һәм индустрия хезмәткәрләренең компетенцияләрен һәм күнекмәләрен арттыру өлешендә «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында хәбәр итә.
Эшнең беренче этабы кысаларында түбәндәге программалар эшләнгән һәм алар һәркем өчен ачык:
Сергей Иванов Казан шәһәрендәге төп туристлык маршрутларының еш кабатлана торган проблемалары буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Казан шәһәренең Туристлыкны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Казан Шәһәр думасы депутаты Рамил Хәкимов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Прытков, Җәмәгать тәртибен саклау һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җирле үзидарә органнары белән үзара эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе Марсель Әхмәтҗанов, Казан шәһәре башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетының карап тоту һәм төзекләндерү бүлеге җитәкчесе, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе җитәкчесе урынбасары Ленар Алиев, «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Надежда Ибраһимова, «Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары Эмиль Мостафин, 1 нче категорияле экскурсовод Раушания Миңнуллина катнашты.
2022 елның 13-14 август көннәрендә Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар» урта гасыр көрәшенең 8 нче фестивале узачак.
Музей уңайлы инфраструктурага ия – анда 10 000 артык машина сыйдырырлык 4 машина кую урыны бар. Фестивальгә автобусларда, шәхси автотранспортта һәм елга транспортында барып җитәргә мөмкин. Фестиваль вакытында машина кую урыннарыннан һәм елга портыннан музей электрокарлары һәм автобуслар йөрер дип көтелә.
Сез ІХ-XV гасырлардагы ата-бабаларыбызның тормыш һәм көнкүреше мөхитенә чума алачаксыз. Фестиваль мәйданчыгында Алтын Урда, Рус һәм Европа сугышчыларының мавыктыргыч көрәшләрен күрү мөмкин булачак. Фестиваль барган көннәрдә төрле мәйданчыкларда рыцарьлар көрәше, җәядән ук ату һәм ат чабышы турнирлары, шулай ук массакүләм көрәшләр – бугуртлар узачак. Сәхнәдән заманча эшкәртелгән урта гасыр музыкасы яңгыраячак. Сезне төркем һәм башкаручыларның күптөрлелеге шаккатырачак.