Финал 17-19 ноябрьдә Түбән Новгородта узачак.
Конкурста катнашу өчен 1 сентябрьгә кадәр премиянең рәсми Интернет-мәйданчыгында теркәлергә (http://award.rea-awards.ru/) һәм конкурс материалларын урнаштырырга кирәк: туристлык вакыйгасын тасвирлау (PDF форматы), туристлык вакыйгасын тәкъдир итү (PDF форматы) һәм кирәкле кушымталар (фото).
Август аенда көзге туристлык кешбэгы этабы старт ала. Кунакханәдә яки шифаханәдә яшәү өчен тур, круиз хакын түләгәндә сез «Мир» картасына бару бәясенең 20%ын кире кайтарачаксыз.
Программа турында тулырак мәгълүмат – мирпутешествий.рф сайтында. Ә монда – кагыйдәләрне тиз арада ачыкларга ярдәм итүче иң төп моментлар.
12-13 август көннәрендә Татарстан халкы һәм кунаклар өчен Болгарга «Кара пулат» операсын күрсәтү өчен автобус турлары оештырылачак.
Трансфер Мәскәү урамы, 2 адресыннан 15:00 сәгатьтә китә.
Тур бәясе 1000 сумнан 1300 сумга кадәр. Бәягә транспорт һәм экскурсия кертелгән. Операны күрсәтү – бушлай.
Турны Казанның Туристлык-мәгълүмат үзәге сайтында сатып алырга мөмкин https://kazantravel.ru/tours/
Мәйданчыкта утырту урыннары оештырылачак, ләкин шулай да, уңайлы булсын өчен, үзегез белән җыелмалы урындыклар, черкиләрдән репеллентлар, шулай ук пледлар алырга киңәш итәбез.
Берничә ай дәвамында Татарстанның танылган кешеләре – министрлар, эшкуарлар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре – киң тамашачыга сирәк ачыла торган локацияләр буенча экскурсияләр уздырачаклар, кызыклы фактлар һәм тормыш тарихлары белән уртаклашачаклар.
Беренче экскурсия инде якындагы сишәмбедә үк узачак
16 августта 18:30 сәгатьтә Казанның тарихи урыннары буйлап экскурсияне Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов үткәрәчәк. Бу кичтә Бауман урамының данлыклы Матбугат йортында урнашкан «Ногай», Шамов хастаханәсе буларак таныш булган тауда мәһабәт бина алып торган Kazan Palace by Tasigo кебек кунакханәләр үз ишекләрен ачачак.
Экскурсиядә катнашу бушлай, бары тик сылтама буенча теркәлергә генә кирәк https://visit-tatarstan.timepad.ru/event/2136003/
Катнашучылар саны – 30 кеше.
«Бөек Болгар» фестиваленә килергә теләүчеләр өчен Болгар шәһәренә трансфер мөмкинлеге каралган. Трансфер уңайлы шәһәрара автобусларда башкарылачак. Хәзерге вакытта Казан - Болгар - Казан юнәлеше ачылды
8 августтан башлап Казансу буйлап гид белән елга трамвае йөри башлаячак. Аңа «Казан» гаилә үзәге причалында утырыла. Сәяхәтләр һәр сәгать саен, 11:00 дән 20:00 гә кадәр заманча уңайлы, 50 урынга исәпләнгән «Вдохновенье» теплоходында узачак.
Казансу буйлап 40 минутлык сәяхәт вакытында сез Казанның судан ачык күренгән күренешләре белән генә хозурланып калмыйча, түбәндәгеләрне дә белерсез:
- ярты гасыр элек Казансу нинди булган;
- шәһәр эчендә Казансу ярларын күпме күпер тоташтыра;
- якын киләчәктә бу ярларны нинди төзекләндерү көтә.
Өлкәннәр өчен билет бәясе – 900 сум, 7 яшькә кадәрге балаларга – бушлай, 7дән 14 яшькәчә балаларга, шулай ук пенсионерларга һәм студентларга – 800 сум.
https://tur-kazan.ru/excursions/vdohnovenie
«Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар» авиация форумы кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм «Россия Гомуми кулланыштагы авиация федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Килешүгә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сафина, «Россия Гомуми кулланыштагы авиация федерациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты Сергей Миңнегулов кул куйды.
«Россия Федерациясендә авиатуризмны үстерү» түгәрәк өстәле кысаларында беренче тапкыр көн тәртибендә гомуми билгеләнештәге авиация үсеше мәсьәләләре, икътисадның үз-үзен тәэмин итә торган тармагы буларак, эчке туризмны үстерүнең көнүзәк мәсьәләләре, очышлар вакытында шәхси авиация туризмы һәм сәяхәтче пилотларның туризм мәсьәләләре каралды.
Бүген, 04 августта Мәскәүдә, «Сәяхәт ит!» Россия туристлык форумы кысаларында, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты белән «Мәскәү елга пароходчылыгы» ГАҖ арасында туристлык өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча килешү имзаланды.
Килешүгә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык эшчәнлеген дәүләти җайга салу бүлеге башлыгы Гарифуллина Рәйсә Шамил кызы һәм «Мәскәү елга пароходчылыгы» ГАҖ туристлык буенча директоры Филипп Владимирович Сидоренков кул куйдылар.
Килешү «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын үстерүнең уртак бурычларын тормышка ашыру максатларында, туризм үсешенең дәүләт һәм иҗтимагый мәнфәгатьләрен хәл итүнең, Татарстан Республикасы территориясендә туризм өлкәсендә һәркем өчен мөмкин булган бердәм мәгълүмати мохит булдыру һәм үстерү максатларында һәрьяклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыруга юнәлдерелгән.
2022 елның 1 июленнән «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» федераль законга экскурсоводлар (гидлар), гид-тәрҗемәчеләр һәм үткәрүче-инструкторлар эшчәнлеген хокукый җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 93-ФЗ номерлыфедераль закон үз көченә керде, аның нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм башка регионнарда экскурсия хезмәтләрен гамәлгә ашыру өчен экскурсовод (гид) яисә (һәм) гид-тәрҗемәче аттестаты кирәк булачак.
2023 елның 1 июленнән барлык экскурсоводлар да Татарстан Республикасы территориясендә экскурсия эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен республика аттестациясенә ия булырга тиеш булачак.
Аттестацияне үткәрү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Экскурсоводларны (гидларны), гид-тәрҗемәчеләрне аттестацияләү турында нигезләмә раслау турында» 2022 елның 7 мендагы 833 номерлы карары (алга таба – 833 карар) белән регламентланган.
2023 елның 1 июленә кадәр туристлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче белгечләр үз эшләрен аттестатсыз дәвам итә алачак, ләкин 2023 елның 1 июленнән экскурсоводка (гидка), гид-тәрҗемәчегә әлеге республика аттестациясеннән башка экскурсия эшчәнлеген башкару тыела.
2022 елның 13-14 августында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар» урта гасыр көрәшенең 8 нче фестивале узачак.
Фестиваль мәйданчыгында кичен тамашачылар алдына янып торган факеллар пәйда булачак, ә дәртле биючеләр сезне гаҗәеп матур театральләштерелгән фаер-шоу уты дөньясына алып китәчәк! Заманча һәм тарихи товарлар ярминкәләрендә булганнан соң, сез бөтен Россиядән килгән осталар иҗаты белән хозурланып кына калмыйча, иҗади мастер-классларда үзегез дә төрле һөнәрләрне үзләштерә алачаксыз. Актив һәм күңелле кешеләр өчен дә шөгыль табылачак – бию коллективлары тарихи биюләргә өйрәтәчәк, балалар һәм өлкәннәр спорт кылычлары – тямбарда сугышырга өйрәнә алачак.
Зур балалар мәйданчыгында нон-стоп режимында фестивальнең ике көне дәвамында иң яхшы аниматорлар эшләячәк. Конкурслар, уеннар, биюләр, ярышлар һәм спорт сугышлары – балалар урта гасыр балалар дөньясыннан бер генә минутка да аерылырга теләмәячәк!
«Бөек Болгар» урта гасыр көрәше фестивале программасы
2022 елның 13-14 августы