Проектларны үстерүгә Татарстанның 13 эшмәкәре һәм оешмасы ярдәмгә киләчәк.
2022 елның 29 сентябреннән 12 октябренә кадәр дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм хосусый эшмәкәрләргә Татарстан Республикасы территориясендә туризм инфраструктурасын үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен финанс белән тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс үткәрелде.
Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитетына барлыгы 47 гариза бирелгән.
2022 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә туризм инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр алу конкурсында җиңүчеләрне билгеләү буенча конкурс комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Җиңүчеләр исемлеге Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган ссылке: https://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-razvitie-infrastrukturi-turizma-na.htm.