ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

1 июнь көнне Казан Кремле музеенда “Без Кремльне яратабыз” дип исемләнгән фестиваль узачак. Ул  Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Казан халкын һәм балаларны бу көндә концертлар, театрләшкән тамашалар, мастер-класслар, төрле конкурслар,һ.б көтә.


27
май, 2016 ел
җомга

Алабуга дәүләт музее “Рәсәйнең кечкенә шәһәрләрендә сәнгать” дип аталган регионара фестивалендә катнашырга чакыра. “Рәсәй провинциясендә классиклар” дип аталган әдәбият проекты 1 июннән сәгать 10ннан алып 16:00 кадәр узачак.

 

“Борис Полевой “дип исемләнгән турист теплоходы иртәгә Казаннан Болгар портына кузгалачак. Болгар музееның директор урынбасары әйтүе буенча, әлеге теплоход “Возрождение” фонды ярдәме белән башкарылган зур эшләрдән соң беренче булып елга вокзалына килеп туктаячак. Шуны да әйтеп узырга кирәк, елга вокзалы бинасы Болгар Музей цивилизациясе бинасында урнашкан.

5 июнь көнне Казан Арена стадионында – «Юркин Парк Трэвел» дип аталган Динозаврлар Паркы ачыла. Монда тамашачыларны 150 тере кәлтә көтәчәк. Бу парк динозаврлар яши торган Рәсәйдә ин зур парк булачак, анын территориясе 6 гектар булып чутлана. Паркта 150 динозавр яшәячәк, шулай ук тамашачыларга 25 аттракөион тәкъдим ителәчәк.

 


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Travel.ru туристик порталы җәй ялларына балалар белән ял итү өчен иң популяр юнәлешләрне билгеләде. Рейтинг балалар белән ял итү өчен 1 июнь – 31 август араларында балалар белән ял итү өчен үзлектән ясалган бронированиеларга карап корылган.


25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүдәт комитеты Бюро путешествий “Казань-Алена” ширкәтен котлый. “Бик тәмле – очень вкусно” проекты 3нче Ботенрәсәй туристик видеолар “Диво России” фестиваль-конкурсының финалында җиңде. Финал Мәскәүдә 24 майда узды. Бу конкурста 21 регионнан 26 проект катнашты.


24
май, 2016 ел
сишәмбе

Хәзер Болгарга кунаклар круиз караблары белән сәяхәт итеп туктый алачаклар! 18 майда озак көтелгән караб тукталышы тапшырылды.


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

«Корстон»да Бөтенрәсәй Здравница-2016 форумы ачылышы узды. Форум 22-24 майда уза. Форум ачылышында һәм пленар утырышта Ростуризм федераль туристлык агентлыгы җитәкчесе Олег Сафонов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков, Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүдәт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.

23 майда туристик ширкәтләр өчен махсус реклам туры уздырылда. Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүдәт комитеты һәм Татфлот оештырган чара суда туристлар өчен булган мөмкинлекләрне күрсәтү өчен үткәрелде.


20
май, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы туристлык буенча дәүдәт комитеты рәисе Сергей Иванов “Рәсәй Федерациясендә Хәләл туризм үсеше” сессиясендә чыгыш ясады. Ул чыгышында хәләл туризмының үсеше хакында әйтеп узды һәм монөң өчен кунакханәләрнең һәм ресторанларның “Халяль-Френдли” проектына кушылуын аңлатты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International