«Джазлы Казан» Халыкара фестивале

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Октябрьдә Татарстан башкаласында бик зур джаз музыкасы бәйрәме була. Дөньяның иң яхшы джаз музыкантлары виртуоз уен һәм импровизациянең югары осталыгын күрсәтәчәк. Дәүләт филармониясендә Халыкара фестиваль илнең әйдәп баручы джазменнарын җыячак. Алар арасында – бөек Джери Ли Льиюис сокланган «Россия рок-н-роллы патшасы» Денис Мажуков бар. Музыкантның бүгенге репертуарына Элвис, Чак Берри, Рей Чарльз һәм башка рокабилли, джаз һәм рок-н-ролл легендалары сочинениеләре кертелгән. Фестивальнең тагын бер кунагы — бөтен дөньяга танылган гаилә джазы бэнды - «Бриль-джаз» ансамбле. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International