Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты делегациясе эш визиты белән Кытай Халык Республикасында. 7 ноябрьдә комитет Рәисе Сергей Иванов КХРдагы Россия Федерациясе Әмирлегенең киңәшче-әмире Георгий Зиновьев белән очрашу уздырды. Очрашуда КХР базарында Татарстан Республикасының туристик потенциалын үстерү буенча чаралар нәтиҗәләре каралды һәм шулай ук 2017 елга яңа планнар корылды.
Татарстан Республикасы Туристлык Агентлыгы һәм «Персона Грата» (Мәскәү) юридик агентлыгы 2015 елның 15 ноябрендә Татарстан туристик компанияләре белгечләрен консультацион юридик семинарда катнашырга чакыра. Аның темасы: «ТУРИЗМ турында ЗАКОНның яңа редакциясе: турфирмаларның закон таләпләрен үтәүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр». Семинарда туризм өлкәсендә турфирмаларның 2017 елның гыйнварында һәм 2018 елда гамәлгә керә торган законның яңа таләпләрен үтәүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралачак.
«Ел вакытлары» күргәзмәсе күп меңьеллыклар дәверендә кешенең гомерен һәм эшен, техник чаралар һәм рухи мәдәнияте үсешен билгеләгән табигать фасылларының календарь ритмына багышланган. Төп игътибар флора һәм фаунаның еллык тормыш циклына бирелгән: кошлар кайту, җәйге гаилә мәшәкатьләре, азык запасы булдыру, кышкы салкыннарга әзерләнү.
2017-2018 елларда Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында 2000 елның 29 февралендәге визасыз төркемле туристик барулар турында Килешүне гамәлгә ашыру эшчәнлегенә ия булган туристик оешмалар исемлеген төзү максатыннан чыгып, Сезнең агымдагы елның 1 декабренә кадәр шушы килешүне гамәлгә ашыру буенча эш алып барырга теләгегез булу турында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетына хәбәр итүегезне сорыйбыз.
2016 елның 28 декабреннән 2017 елның 10 гыйнварына кадәр балалар белән ял итү өчен отельләр һәм апартаментлар эзләү һәм бронь алу буенча Казан Россия шәһәрләре арасында популярлык буенча өченче урын алган. Бу хакта RoomGuru.ru.отельләргә бронь эзләү сервисы хәбәр итә. Россия һәм чит ил шәһәрләре арасында туризм өлкәсендә сорауларны анализлау нәтиҗәләре буенча кышкы каникул чорында балалар белән сәяхәт кылу өчен уңайлы 10 топ шәһәр исемлегенә Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Сочи, Вологда, Иркутск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Псков һәм Владимир кергән.
10 ноябрьдә «Хәзинә» милли сәнгать галереясе музейда «Мәскәү фотографияләр йорты» «Лилия Брик.Барып чыкмаган сәяхәт» күргәзмәсе ачылышына чакыра.
Күргәзмә кысасында ХХ гасырның бөек фотографы Александр Родченко фотографияләре сериясе күрсәтеләчәк.
Күргәзмә 2017 елның 29 гыйнварына кадәр булачак.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының хисапчы исәбе һәм «җитәкчеләр» категориясендәге вазифаның төп төркеме буенча дәүләт заказы бүлегенә һәм «белгечләр» категориясендә әйдәп баручы вазифалар төркеме буенча дәүләт программасын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлегенә кадрлар резервына керү өчен конкурста катнашуга документлар кабул итү дәвам итә. Конкурста катнашу өчен документлар 2016 елның 27 октябреннән 16 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының эш вакытында кабул ителә. Булачак конкурс турында җентекле мәгълүмат Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтындагы “Кадрлар сәясәте” бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә була: (843) 222-90-29, 222-90-27.
National Geographic журналы укучылары арасында Россиядә 2016 елда туристик юнәлешләрне сайлап алу буенча бирелгән тавышларга йомгак ясаган. «Рамблер.Сәяхәтләр» сервисы мәгълүматлары буенча, Россия укучылары эчке могҗизалы, экскурсион, этнографик һәм экологик юнәлешләрне сайлаган.
Россия укучылары Татарстанны экскурсия ялы өчен яхшы урын буларак сайлаган. ТР белән бергә беренче урынны Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе бүлешкән. Әлеге төбәкләр өчен укучыларның 23 проценты тавыш биргән. Икенче урынны - Калининград өлкәсе (18 процент) һәм өченчене Хакасия (11 процент) алган.
Чистай дәүләт музей-тыюлыгы «Сәнгать төне» Бөтенроссия мәдәни акциясен үткәрүгә кушыла һәм чистайлыларны, шәһәр кунакларын 2016 елның 4 ноябрендә 12.00дән 22.00 сәгатькә кадәр Б.Пастернак Мемориаль музеена, Шәһәр тарихы музеена һәм Музейның сувенирлар салонына чакыра
3 ноябрьдә 18.00дән 24.00 сәгатькә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Берьюлы дүрт музей объекты килүчеләргә үзенең күңел ачу программаларын күрсәтәчәк.
Беренче тапкыр «Сәнгать төне» музей-тыюлыкның яңа объекты – Заман сәнгате залында узачак. Килүчеләргә утлы картиналар һәм ком шоуларыннан башланган «Музалар бердәмлеге» музыкаль-шигъри программасы күрсәтеләчәк.
Кичәне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм Илдус Сәләхов исемендәге гармунчылар ансамбле иҗат чыгышлары дәвам итәчәк. Болардан тыш, Залда берьюлы өч күргәзмәне күрергә була: Мексика тәрҗемәчесе Сельма Ансира фотографияләре, рус-француз рәссамы-авангардисты һәм нонконформисты Эдуард Зеленинның эшләре һәм графика коллекцияләре, музей-тыюлык фондыннан Совет чоры скульптуралары һәм керамикалары.