Алабуга шәһәренең тарих музеенда яңа экспозиция

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

12 гыйнварда 14.30 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында шәһәр тарихы музееның яңа экспозициясен тантаналы ачу була. Ул Россия Федерациясе мәдәният министрлыгының «Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)» федераль максатчан программасы кысасында һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты ярдәмендә мөмкин булды. Эшләрнең күп өлеше музей-тыюлыкның үзләре эшләгән акча исәбенә башкарылган.

Шәһәр тарихы музееның соңгы экспозициясе 2007 елда Алабуганың 1000 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан ачылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International