Алабуга музей-тыюлыгы изге Валентин көнен билгеләргә чакыра

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Изге Валентин көне, яисә барлык гашыйклар Көне — дөньяның күп илләрендә 14 февральдә билгеләнә торган бәйрәм. 7сеннән 14 февральгә кадәр Алабуга дәүләт музей–тыюлыгында декоратив-кул сәнгате музей–остаханәсе якыннарын кулдан эшләнгән бүләкләр белән шатландырырга теләүчеләрнең барысын да мастер–классларга чакыра. Безнең мастерларның әйберләрен сатып алырга теләүчеләргә әлеге бәйрәмнең традицион элементы — йөрәк төшерелгән сувенирлар әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International