22 һәм 23 июль көннәрендә Казанда «АренаЛэнд» халыкара музыка-спорт фестивале узачак. Кунакларны 30 интерактив мәйдан, 50 артист, 3 сәхнә һәм 10000 артык кеше көтә! Фестивальнең хедлайнерлары – Brainstorm, Therr Maitz, Юлиана Караулова һәм Пицца төркеме. Авто-мотошоу, тату-фестиваль, атаклы блоггерларның лекторийлары, компьютер уеннары фестивале, һава шарларында очулар, көндезен һәм кичен кино күрсәтүләр, төрле мастер-класслар һәм атаклы артистларның чыгышлары.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Иранда эш визиты белән. Татарстан Республикасының Ислам Иран Республикасындагы роуд-шоуда катнашуы кысаларында 2017 елның 3 маеннан 4 маена кадәр эшлекле очрашулар булды, шулай ук Тегеран шәһәре туроператорлары өчен Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләре презентацияләнде.
Бүген Татарстан башкаласы вакыйгалы туристлыкны үстергән һәм мәдәни-тарихи мирасны алга этәргән өчен абруйлы FIJET (яисә Алтын алма) премиясен алды. Бүләкне шәһәр мэры Илсур Метшинга “FIJET» премиясен оештыручы-гамәлгә куючы оешма президенты Тиджани Хаддат тапшырды. Ул туристлык турында язучы язучыларны һәм журналистларны берләштерә торган иң данлыклы халыкара оешмаларның берсе. Казан премия алу бәхетенә ирешкән өченче шәһәр, моңарчы аны Суздаль белән Мәскәү шәһәре алган иде. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2016 елның сентябрендә 100дән артык FIJET катнашучысы өчен Республикага реклама-мәгълүмат туры оештырылды. Кунаклар Казанда гына түгел, Свияжски утрау-шәһәрендә дә,
Бөек Болгарда да булдылар. Алар мәдәни һәм тарихи мирасны саклау, туристлыкны үстерү буенча башкарылган эшләрне, шулай ук татулыкта һәм ризалыкта яшәүче конфессияләрнең уникаль бергәлеген дә билгеләп үттеләр.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында теләге булган һәркемгә «Музейлар төне» халыкара акциясендә катнашырга тәкъдим итәләр. Бары тик 20 май көнендә генә 18.00 сәгатьтә төнге уникегә кадәр “җан кергән” экспозицияләрне һәм гадәти булмаган персонажларны күрергә, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашырга, тәм-томнардан авыз итәргә һәм истәлеккә эксклюзив сувенир алырга мөмкин булачак!
28-29 апрельдә Ижевскида Идел буе федераль округы буенча «ДИВО РОССИИ”-2017 IV туристлык видеопрезентацияләре фестиваль-конкурсының төбәк финалына йомгак ясалды. Visit Tatarstan рәсми туристлык брендының «Татарстан: 1001 рәхәтлек» видеоролигы «Территорияләрне (төбәкләрне, районнарны, шәһәрләрне) презентацияләү» номинациясендә беренче урын яулады.
«Татарстан: 1001 рәхәтлек» ролигы Visit Tatarstan рәсми туристлык бренды командасы тарафыннан ясалды. Видео Visit Tatarstan – «1001 рәхәтлек» брендының концепциясен ача һәм Татарстан Республикасындагы күп кенә шәһәрләрне, истәлекле урыннарны, күңел ачу урыннарын күрсәтә. Роликны ясау өстендә берничә ай дәвамында хезмәт куйганнар: концепциясен уйлаганнар, сценариясен язганнар, локацияләрен билгеләгәннәр, көен һәм эффектларын сайлаганнар. Видеога төшерү эшләре Казанда, Свияжски уртау-каласында, Бөек Болгарда, Алабугада, Кама Тамагында, Раифа Монастыренда, Зәңгәр күлдә барган. Ике минут эчендә Татарстанда сәяхәт иткәндә туристларга тәэсирләр һәм рәхәтлекләр алу мөмкинлеген бирә торган барлык күренешләрне һәм рәхәтлекләрне күрсәтү әһәмиятле булган.
26 апрельдә яңа туристлык чорын ачу алдыннан Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан туроператорлар һәм ММЧ вәкилләре өчен Бөек Болгарга реклама-мәгълүмат туры оештырылды.
Турда катнашучыларга Болгар дәүләт музей-тыюлыгының төп күрсәтмә объектлары тәкъдим ителде: Ак мәчет, Истәлекле билге, Габдрахман коесы, Көнчыгыш мавзолей, Ак палата, кече манара һәм Хан төрбәсе, “Табиб йорты” музее һәм башкалар. Кунаклар шулай ук “Икмәк музее” тарихи-этнография комплексында да булдылар.
Реклама-мәгълүмат турлары кысаларында безнең Республикада булган башка туристлык объектларына да бару планлаштырыла: Чистай, Алабуга шәһәрләренә һ.б.
29 апрельдә, 14.00 сәгатьтә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы туристлык чорына старту бирүгә багышланган бәйрәм программасына чакыра. Казан Кремле – төрле-төрле шәһәрләрдән һәм илләрдән меңнәрчә туристларны җәлеп итү үзәге булып тора. Быел “мәдәният ныгытмасы” үзенә килгән кунакларны нәрсә белән шаккаттырыр, аның территориясендә нинди фестивальләр, бәйрәмнәр узар һәм музейларында нинди кызыклы күргәзмә проектларын карарга мөмкин булыр, – боларның барысы хакында да концерт-күңел ачу программасы кысаларында сөйләячәкләр. Чарада катнашучылар Җиңү көненә Кремль территориясендә нинди флешмоб уздырылачагы, традициягә әйләнеп киткән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Без Кремльне яратабыз!” һәм быел 25-26 августта узачак “Казан фанфаралары” хәрби тынлы оркестрлар фестивальләренә нинди кызыклы чаралар әзерләнүе хакында беләчәкләр.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы территориясендә хезмәтләр күрсәтүче туристлык оешмаларына, күп күләмле кешеләрнең төркемнәре йөрү өчен яраклаштырылмаган булуы сәбәпле, “Барлык диннәр храмы” (Казан ш., Иске Аракчино бис., 4 й.) корылмалары комплексының эчке бүлмәләрен карауга бәйле экскурсия программаларын һәм маршрутларын төшереп калдырырга киңәш итә.
Татарстанда 25-27 апрель көннәрендә реклама-мәгълүмат туры кысаларында Вьтнамнан туроператорларның вәкилләре кунак булачак. Биредә булган чорларында кунаклар Казанның истәлекле урыннарын караячак, Баумандагы җәяүлеләр юлыннан үтәчәкләр, Свияжски утрау-каласында, Бөек Болгарда булачаклар, “Арыш мае” кебек кибетләрдә җирле азык-төлекләр белән танышачаклар.
29 апрельдә, “Казан” гаилә үзәге мәйданы янәшәсендә инде гореф-гадәткә әйләнгән туристлык чорын рәсми рәвештә ачу тантанасы булачак.
Чараны ачуны массакүләм флешмоб үткәрү белән билгеләп үтү планлаштырыла.
Быел шәһәрнең сәнгатьле бию коллективлары һәм шәһәр халкы көче белән, Казан Касәсе тирәли бии торган үрнәкләр таралачак. Аллы-гөлле костюмнардан киенгән бию хороводлары, урбан-бергәлекләре һәм велосипедчылар Татарстанның гадәти һәм әллә кайдан беленә торган орнамент рәвешендәге сивмолы – тюльпан сыман тезелеп басачаклар, шулай итеп табигать уянуын чагылдырачаклар. Флешмобның масштабы һәм динамикалы булуы Россия халкын гына түгел, ә күрше илләрдә яшәүчеләрне дә җәлеп итәчәк һәм яңа туристлык чорының ачык стартына әвереләчәк.