ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Федераль туристлык агентлыгының, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, 2017 елда эчке һәм күчмә туристлыкны үстерү буенча проектлар конкурсын игълан итүе хакында хәбәр итәбез. Россия

буенча сәяхәтләргә бәйле тәкъдимнәр спектрын киңәйтүгә, аларның сыйфатын һәм үтемлелеген арттыруга юнәлдерелгән иң яхшы идеяләр дәүләт ярдәмен алачак.

Конкурста Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән һәм эчке һәм күчмә туристлыкны үстерүгә максат тотучы проектларны тормышка ашыручы теләсә нинди юридик зат, үзенең оешу-хокукый рәвеше нинди булуга бәйсез рәвештә катнаша ала.

Заявкалар 2017 елның 2 маеннан 15 июненә кадәр кабул ителәчәк. Аларны басма рәвештә түбәндәге адрес буенча: Россия, 101000, Мәскәү ш., Мясницкая ур., 47 й., ә электрон рәвештә түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: korsakov.russiatourism@mail.ru.

17 майда 14.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында “Гюстав Доре шедеврлары” дигән уникаль экспозиция ачылачак, ул атаклы француз рәссамы һәм графигының 185 еллыгына багышлана.

“Артгит” компаниясе Дореның дөньякүләм әдәбият классикларының әсәрләренә 120 иллюстрациясен тәкъдим итә, алар арасында Распеның “Барон Мюнхгаузен маҗаралары”, Мильтонның “Югалган оҗмах”, Алигьериның “Илаһи комедия”се, Перроның “Тылсымлы әкиятләр”, Лафонтен мәсәлләре. Күргәзмәдә рәссамның иң кызыклы иҗат җимешләрен китапларда түгел, ә әйләндереп салынган рәвешендә күрергә мөмкин булачак, аларның һәркайсына тасвирламалар бирелә һәм тексттан өзекләр дә китерелә.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

18 майда, Халыкара музейлар көнендә, Казан халкы һәм килгән кунаклар Казан Кремле музеен бушлай карый ала. “Эрмитаж-Казан” үзәге, Татарстанның табигый тарихы музее, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, “Манеж” күргәзмәләр залы, Благовещенск соборы тарихы музее 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Ислам мәдәнияте музее – 9:00 сәгатьтән 19:30 сәгатькә кадәр.

18 майда, “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX Халыкара икътисади саммиты кысаларында, Федераль туристлык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Королев һәм Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башка кунаклар катнашында “Хәләл туристлык: кво статусы һәм киләчәккә караш” тематик сессиясе узачак. Фикер алышуларның темалары түбәндәгеләрдән гыйбарәт булачак: “Россиядә хәләл туристлык үстерүдә гомуми тенденцияләр. Мөселман илләреннән туристлар өчен мөмкинлекләр”, “Хәләл Френдли – “Русларча кунакчыллык” лояльлек программасында төп сегментларның берсе”, “Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионаты. Ислам дөньясы илләре җанатарлары һәм туристлар өчен тәкъдимнәр”, “Туристлар һәм хаҗилар өчен тартылу ноктасы буларак ислам дине мәдәнияте ядкәрләре” һ.б.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Төньяк-Көнбатыш һәм Идел буе федераль округлары буенча “Туристлык сувениры” Россиякүләм фестиваль-конкурсының төбәк этабында катнашу өчен заявкаларны кабул итү вакыты 24 майга кадәр озайтылды.

Катнашу өчен Төньяк-Көнбатыш һәм Идел буе федераль округлары буенча туристлык сувенирлары авторлары чакырыла.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы үзенең кунаклары өчен яңалыклар әзерли. Шәһәр тарихы музее ишегалдында яңа экспозиция һәм интерактив мәйданчыклар булачак.

“Ямщиклар станы»: биредә кунаклар почта эшенең һәм ямщикларның авыр кәсебе тарихы белән таныша, Алабуганың Себер тракты белән элемтәсе, сәяхәт кылу кагыйдәләре, ямщик кыңгыраулары турында белә һәм “Алабугадан сәлам!” – XIX гасырдан открытка репринты – хат җибәрә алачак.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында “җитәкчеләр” категориясенең баш вазыйфалар төркеме буенча туристлык продуктын алга этәрү бүлегенә (1 берәмлек); “җитәкчеләр” категориясенең баш вазыйфалар төркеме буенча туристлык эшчәнлеген дәүләти җайга салу бүлегенә (1 берәмлек); “җитәкчеләр” категориясенең баш вазыйфалар төркеме буенча бухгалтер исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә (1 берәмлек); “җитәкчеләр” категориясенең әйдәүче вазыйфалар төркеме буенча кадрлар һәм юридик эш секторына (1 берәмлек); “белгечләр” категориясенең әйдәүче вазыйфалар төркеме буенча дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенә (1 берәмлек) кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителде.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Сергеев рәислегендә Кытай Халык Республикасында эш визиты белән. Пекиннан Казанга рейс бушатуларны эшләү өчен туроператорлар белән очрашулар уздырыла.

Исегезгә төшерик, май ае азагында “Вим-авиа” Россия авиакомпаниясе Пекин шәһәреннән Казанга туры рейслар җибәрәчәк. Самолетлар атнасына бер мәртәбә очачак, бортның сыешлылыгы – 320 кеше.


5
май, 2017 ел
җомга

2017 елның 25 апреленнән башлап Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының “Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетына аккредитацияләнгән оешмалардан Татарстан Республикасы территориясе чикләрендә урнашкан кунакханәләрне һәм бүтән урнаштыру чараларын, таудан чаңгы шуу трассаларын, комлыкларны үз эченә алучы туристлык индустриясе объектларына алар тарафыннан планлаштырылучы классификацияләүне гамәлгә ашыру турында белдерү

тәртибен раслау турында” 2017 елның 27 мартындагы 33 номерлы боерыгы үз көченә керде.

Тәртип нигезендә аккредитацияләнгән оешма (ТР территориясендә дә, РФ башка субъектларында да аккредитаия узган) Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетына, әгәр дә алар Татарстан Республикасы территориясе чикләрендә урнашкан булсалар, туристлык индустриясе объектларына карата гамәлгә ашыру планлаштырыла торган классификацияләү турында хәбәр итәргә тиеш. Хәбәр итү рәвеше Тәртип нигезендә расланды һәм классификацияләү датасыннан 30 көннән иртәрәк булмаган вакытта һәм 15 көннән дә соңга калмыйча җибәрелә. Тикшергәннән соң Дәүләт комитеты белешмәләрне һәркем файдалану мөмкинлеге булган Реестрга кертә.

Боерык һәм Реестр белән Дәүләт комитеты сайтында “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә танышырга мөмкин.

2017 елның 28 маенда Алексеевск ш.т.п. Собор мәйданында «АЛЕКСЕЕВСК ЧАҢНАРЫ-2017» XV фестивале узачак. Фестивальдә Россиядән, Белоруссиядән, Украинадан чаң сугучылар, тынлы һәм халык музыкасы авторлары һәм башкаручылары, төрле жанрлардагы фольклор һәм бию коллективлары катнашачак. Казакъ, халык һәм тынлы җырлар һәм кантлар, төрле гореф-гадәтләрнең һәм мәктәпләрнең кыңгырау чаңнары яңгыраячак.

Фестиваль программасында «Осталар каласы” халык һөнәрчелеге эшләнмәләреннән ярминкә-сәүдә, мастер-класслар эше, балалар мәйданчыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International