28-29 апрельдә Ижевскида Идел буе федераль округы буенча «ДИВО РОССИИ”-2017 IV туристлык видеопрезентацияләре фестиваль-конкурсының төбәк финалына йомгак ясалды. Visit Tatarstan рәсми туристлык брендының «Татарстан: 1001 рәхәтлек» видеоролигы «Территорияләрне (төбәкләрне, районнарны, шәһәрләрне) презентацияләү» номинациясендә беренче урын яулады.
«Татарстан: 1001 рәхәтлек» ролигы Visit Tatarstan рәсми туристлык бренды командасы тарафыннан ясалды. Видео Visit Tatarstan – «1001 рәхәтлек» брендының концепциясен ача һәм Татарстан Республикасындагы күп кенә шәһәрләрне, истәлекле урыннарны, күңел ачу урыннарын күрсәтә. Роликны ясау өстендә берничә ай дәвамында хезмәт куйганнар: концепциясен уйлаганнар, сценариясен язганнар, локацияләрен билгеләгәннәр, көен һәм эффектларын сайлаганнар. Видеога төшерү эшләре Казанда, Свияжски уртау-каласында, Бөек Болгарда, Алабугада, Кама Тамагында, Раифа Монастыренда, Зәңгәр күлдә барган. Ике минут эчендә Татарстанда сәяхәт иткәндә туристларга тәэсирләр һәм рәхәтлекләр алу мөмкинлеген бирә торган барлык күренешләрне һәм рәхәтлекләрне күрсәтү әһәмиятле булган.