ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

ТурСтат аналитик агентлыгы узган ел мәгълүматлары буенча чит ил туристлары арасында иң популяр булган Россия регионнарын билгеләде. Рейтинг Россия регионнарында булган чит ил туризмын анализлау нәтиҗәләре буенча тузелгән. Исемлеккә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре кертелмәгән: аларның һәркайсында 4 млннан артык чит ил туристы булган.

Кубань, Приморье, Кырым, Татарстан һәм Мәскәү асты өлкәсе узган ел нәтиҗәләре буенча Россия регионнары арасында чит ил туристларын иң күп кабул итүчеләр булып чыктылар.

ТурСтат аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда Татарстанга 278 мең чит ил туристы сәфәр кылган.


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе вәкилләре белән очрашу узды. Бу чара кысаларында комитет рәисе Сергей Иванов тарафыннан Республиканың потенциалын тәкъдим итү узды. Шулай ук, Ташкент өлкәсенең хакиме Гуломҗан Ибраһимов Үзбәкстан Республикасын презентацияләде. Очрашу барышында киләсе хезмәттәшлек мәсьәләләре сөйләшенде.


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

12.00. "Яз Фарфория илендә". Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм интерактив программасы. Билет бәясе - 200 сум. Катнашу өчен алдан язылу каралган. 

13.30. “Эрмитаж-Казан” үзәге һәм “Печка” иҗат остаханәсе күргәзмә буенча тематик экскурсиягә һәм “Салкын фарфордан чәчәк ясау” мастер-классына чакыралар. Билет бәясе (экскурсия+мастер-класс+материал) – 1800 сум. Бер билет буенча бер әти-әни һәм бер бала катнашырга мөмкин. Программа 4,5 сәгать дәвам итәчәк. Катнашу өчен алдан язылу каралган. 

16.00. “Эрмитаж-Казан” үзәге уеннар, лотереяләр һәм бүләкләр белән тулыландырылган “Фарфорда хатын-кыз дөньясы” тематик экскурсиясенә чакыра. Катнашу өчен алдан язылу каралган.Урыннар чикләнгән. Билет бәясе – 300 сум.

Өстәмә мәгълүмат һәм программаларга язылу өчен түбәндәге телефоннарга мөрәҗәгать итәргә: (843) 567-80-32, (843) 567-80-34.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Tvil.ru – Россиянең торак арендалау хезмәте, туристлар арасында март бәйрәм ялларында сәяхәт итәр өчен популяр булган шәһәрләр исемлеген туплады. Рейтинг 2018 елның 7-12 март көннәренә кунакханәләргә һәм аппартаментларга язылу мәгълүматы буенча төзелде. Казан шәһәре 8 март көнендә сәяхәт кылучы популяр шәһәрләрнең өчлегенә керде. 


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Казанның «Ногай» дип аталган кунакханәсе Russian Hospitality Award премиясенә лаек булучылар арасына керде һәм "Эконом классның иң яхшы кунакханәсе" номинациясендә бердәнбер Тататарстан кунакханә индустриясе вәкиле булды. 

19 февраль көнне 2017 елның IV Russian Hospitality Awards милли премия тапшыру тантанасы узды. 25 номинациядә 115 кунакханә финалистлар булды. 

 

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының  бухгалтер исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә (1 берәмлек)  һәм кадрлар бүлеге һәм юридик хезмәт күрсәтү бүлегенә (1 берәмлек) “җитәкчеләр” дип исемләнгән төп вазыйфалар төркеменә, кадрлар резервына кертелү бәйгесенә документлар кабул итү дәвам итә. Бәйгедә катнашу өчен документларны 2018 елның 6 мартына кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының  эш сәгатьләрендә тапшырырга мөмкин. Киләсе бәйге турында мәгълүмат Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында, “Кадрлар буенча сәясәт” (http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-vklyuchenie-v-kadroviy-rezerv.htm) бүлегендә урнашкан. Өстәмә мәгълүмат артыннан түбәндәге телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: ‪(843) 222-90-29, ‪(843)222-90-27.


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Tvil.ru Россия ял өчен торак броньлау сервисы Россия буенча февраль бәйрәм ялларында балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләрне билгеләде. Триместр системасы буенча укыткан мәктәпләрдә бу атнада каникуллар. 

 Рейтинг 2018 елның 22-25 февраль көннәрендә кунакханә, фатир һәм өйләр броньлау мәгълүматлары буенча төзелгән. Туристлар арасында Мәскәү, Сочи, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Кострома, Коломна (Мәскәү өлкәсе), Бөек Новгород, Олонец (Карелия) һәм Бөек Устюг (Вологда өлкәсе) шәһәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан балалар белән сәяхәт итү өчен популяр булган топ унлыкка керделәр. 

 


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты каршында эшләүче Иҗтимагый совет рәисе, Россия туризм халыкара академиясенең Казан филиалы директоры - Кирилл Николаевич Пономаревның вакыттан тыш вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты якыннарының зур кайгысын уртаклаша. 


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан туристлар арасында иң популяр булган Россия регионнарының унлыгына керде. Бу хакта "ТурСтат" аналитик агентлык хәбәр итә. 

Агентлыкның мәгълүматлары буенча, узган елны Татарстанга 3,1 млн кеше сәфәр кылды, 2016 ел белән чагыштырганда, үсеш саны 7 процентны тәшкил итте. 

15 февральдән алып 17 февральгә кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисләре "Казан-Арена" стадионы хезмәткәрләре белән берлектә Согуд Гарәбстанының Эр-Рияд шәһәрендә үткәрелгән «Travel and Tourism Pioneers Forum 2018» күргәзмәсендә Казан шәһәре һәм регионның туристик потенциалын тәкъдим иттеләр. 

Татарстан Республикасы аерым стенд белән күрсәтелгән иде. Шунда ук күргәзмә катнашучылары өчен мәгълүмати продукцияне өләшү һәм Татарстанның истәлекле урыннары турында 360 градус форматында видеороликлар күрсәтү оештырылган иде. 

Стендның кунаклары Казан, Бөек Болгар шәһәрләрен, Зөя утрау-шәһәрчеген кош очу биеклегеннән карый һәм бүләккә "cardboard" виртуаль чынбарлык күзлеген ала алдылар. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International