27 нче апрельдә, 11:00 сәгатьтә Бауман урамы 49/10 йортында, шәһәрнеӊ иң үзәгендә Туристик-мәгълүмат үзәгенеӊ яӊа офисыныӊ рәсми ачылышы тантанасы узды. Яӊа офис шәһәрнеӊ иӊ төп туристлык урамында урнашкан.
Казан шәһәре Бауман урамында урнашкан Туристик-мәгълүмат үзәгенеӊ техник ачылышы 20 нче апрельдә узды һәм инде Үзәк эшенеӊ беренче 5 көнендә үк анда Россия һәм чит илдән 250 турист булды – бу күрсәткеч, узган ел шул ук вакыт аралыгындагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 30% ка зуррак. Узган ел Туристик-мәгълүмат үзәге офисы Кремль урамында урнашкан иде.