Бүген “Казан ярминкәсе” дип исемләнгән күргәзмәләр үзәгендә “Туризм һәм Спорт” 23нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Тантаналы ачылу чарасында ТР премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре вице-мэры Евгения Лодвигова, Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Ахмет Доган һәм башкалар катнашты.