2018 елның 12-14 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе” дип исемләнгән күргәзмәләр үзәгендә Идел буе регионында туризм һәм спорт өлкәсе өчен төп чара – “Туризм һәм Спорт” 23нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уздырылачак. 1995 елдан башлап тотрыклы рәвештә үсеп баручы халыкара проект В2В һәм В2С базары сегментларын берләштереп килә һәм, үз чиратында, спорт һәм туризм индустриясенең профессионаллар диалогының нәтиҗәле платформасын билгели.