ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

30 март көнне 15 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Оренбург өлкәсенең сынлы сәнгать музее коллекциясе фондыннан "Ирина Маликова бизәкләре" дип исемләнгән күргәзмәне тантаналы рәвештә ачу чарасы үткәрелә. Күргәзмә танылган чигүче Ирина Николай кызы Маликова (1933–2010) иҗаты белән тулыландырылган. Бу шәхес - чигү техникасын сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрә алган көнкүреш рәссамы.


27
март, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 21-23 март көннәрендә Казанның "Крутушка" шифаханәсе территориясендә "ЗдравКультПривет-2018" дип исемләнгән шифаханә һәм ял итү учреждениеларының аниматорлары һәм мәдәни ял оештыручылары өчен I Бөтенроссия фестивале узды. Бар кунаклар да матур, күңелле һәм мавыктыргыч бәйрәм программасы катнашучылары була алдылар. Фестивальдә шифаханә һәм ял итү учреждениелары өлкәсендә эшләүче 27 оешмадан 80гә якын хезмәткәр булды. Алар арасында Башкортостан, Татарстан, Удмуртия, Ульян өлкәсе, Чуашстан, Кырым, Краснодар крае, Кавказ Минераль Су якларыннан һәм Казан дәүләт мәдәният институтынннан катнашучылар бар иде. Фестиваль оештыручылары: "Татарстан санаторийлары" Республика Ассоциациясе, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты, Милли Ял итү Ассоциациясе һәм ‪Санатории-России.рф онлайн броньлау порталы. 

 

2018 елның 12 апрель көнендә Казан шәһәрендә (Оренбург тракты, 24 өй, Федераль монополиягә каршы хезмәтнең уку-укыту үзәге) "Вакыйгалы туризм - территорияләрнең төп үсеш факторы" дип исемләнгән ‪«ТУР-ФАКТОР 2018» IХ халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылачак.


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты каршында эшләүче Иҗтимагый советның утырышы уздырылды. Чарада комитет рәисе Сергей Иванов катнашты. Көн тәртибендә Иҗтимагый советка яңа рәис һәм сәркатиб сайлау сораулары, Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр икътисадый һәм иҗтимагый үсеше стратегиясе, гражданлык җәмгыятен үстерүгә багышланган Россия Федерациясе Президенты грантларын алу бәйгеләре турында сөйләшенде. Шулай ук, Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган 2015-2020 елларда коррупциягә каршы программасы чараларын 2018 елның I кварталда үтәлүен искә алып уздылар. 

26 март көнне "Казан" халыкара аэропортының партнеры - Georgian Airways грузин авиакомпаниясе Тбилиси-Казан-Тбилиси маршруты буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне тормышка ашыра башлады. 

Беренче рейс бәйрәм рәвешендә каршы алынды. Маршрутның ачылышы тантаналы тасманы кисүдән башланып китте, шуннан соң рейска теркәлү турында игълан ясалды. Очучы пассажирларга һәм аларны озатучыларга грузин милли ризыклары һәм эчемлекләре милли оркестр аккомпанементы астында тәкъдим ителде, ә Грузиядән беренче очып килүчеләрне грузин биюләре һәм истәлекле бүләкләр белән каршы алдылар. 


23
март, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында җәй көне Болгар шәһәрендә ачылырга планнаштырылган “Кол Гали” дип исемләнгән яңа кунакханә комплексын тәкъдим итү чарасы узды. Презентацияне ҖЧ “Ол сизонс отель менеджмент” оешмасының генераль директоры Фади Свейден үткәрде. Ул яңа кунакханә комплексы үзе белән нәрсә өметләндерүен, кунаклар өчен нинди номерлар һәм хезмәтләр тәкъдим ителүен, эчке төзелешен сөйләп китте. Шулай ук, Фади Свейден катнашучылар әйтеп узган фикерләр һәм тәкъдимнәрне тыңлап узды. Алар арасында Татарстан Республикасының зур туроператорлары, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының кунакханәләр берләшмәсе вәкилләре бар иде.

Бүген Санкт-Петербург шәһәренең “Мәгълүмати-туристик бюро”сында туроператорлар һәм турфирмалар катнашында Татарстан Республикасының туристик потенциалын тәкъдим итү чарасы узды. Аның төп максаты – төбәкара элемтәләрне үстерү һәм эчке туризмны популярлаштыру иде. Татарстан турында чыгышны туристик продуктны үстерү бүлеге мөдире Айгөл Балахонцева ясады. Ул Татарстанның төп туристик объектлары, вакыйгалы чаралар, милли ризыклар, елга круизлары мөмкинлекләре турында сөйләп китте. Шулай ук, 7 көн эчендә Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләренең төп тарихи урыннарын күрү программасы белән тулыландырылган “Мәчетләр һәм сарайлар” маршрутын телгә алды.


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Сергей Иванов Мәскәү шәһәрендә METRO EXPO күргәзмәсенең Крокус Экспода уздырылучы “Россиянең гастрономик картасы” презентациясендә катнаша. Татарстан Республикасының милли ризыклар белән тулыландырылган стендның кунаклары арасында Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов та бар иде. Ул, үз чиратында, төбәкнең милли ризыклары белән бик яхшы таныш булуын билгеләп үтте.

“Крутушка” сәламәтләнү үзәгендә I Бөтенроссия сәламәтләнү һәм ял итү үзәкләрендә эшли торган аниматорлар һәм мәдәни программаларны оештыручылар арасында уздырылучы “ЗдравКультПривет – 2018” фестивале ачылды. Бу тантанада Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрашитов, Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, вакыйгалы туризм хезмәткәрләренең Милли Берләшмәсен Күзәтү советы рәисе Геннадий Шаталов, “Татарстан шифаханәләре” Республика берләшмәсенең башкарма директоры Евгений Терентьев һәм башкалар катнашты.

Сергей Иванов Мәскәү шәһәрендә METRO EXPO күргәзмәсенең Крокус Экспода уздырылучы “Россиянең гастрономик картасы” презентациясендә катнаша. Татарстан Республикасының милли ризыклар белән тулыландырылган стендның кунаклары арасында Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов та бар иде. Ул, үз чиратында, төбәкнең милли ризыклары белән бик яхшы таныш булуын билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International