Татарстан Республикасы Президенты каршында эшләп килүче кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Совет утырышы нәтиҗәләре буенча 2018 елда электрон мактау тактасына кертеләчәк 15 дәүләт граждан хезмәткәрләре буенча карар кабул ителде. Иң яхшы хезмәткәрләр исемлеге арасында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында юридик эшләр һәм кадрлар бүлеге мөдире Юлия Рязанова да бар.
Татарстан Республикасы Президенты каршында эшләп килүче кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Совет утырышы нәтиҗәләре буенча 2018 елда электрон мактау тактасына кертеләчәк 15 дәүләт граждан хезмәткәрләре буенча карар кабул ителде. Иң яхшы хезмәткәрләр исемлеге арасында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында юридик эшләр һәм кадрлар бүлеге мөдире Юлия Рязанова да бар.
"Пять ветров" инвестицион проекты - республиканың Идел-Кама бассейнында эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә юнәлгән һәм үз эченә туристик-рекреацион кластерларны керткән проект Дубайда уздырылучы VIII инвестиция форумында Татарстан Республикасының берләшкән стендында тәкъдим ителгән. Һәр ел уздырылуы инвестицион форум (Annual Investment Meeting, AIM) 9-11 апрель көннәрендә Дубайда "Үсеш алган һәм үсеп килүче базарларны турыдан чит ил инвестицияләре белән берләштерү. партнерлык мөнәсәбәтләр өчен һәрьяклы үсеш һәм тотрыклы алга бару" дип аталган темага багышланачак.
Бүген "Екатеринбург-ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә "Җәй-2018" дип исемләнгән туристик күргәзмә ачылды. Татарстан Республикасы 18 кв.м. гомуми стенд белән күрсәтелгән. Катнашучылар арасында: Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, "Зөя утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгы, Казан Кремле, Казан шәһәренең туристик мәгълүмати үзәге, "Татарстан шифаханәләре" берләшмәсе, "Тревел энд вок", "Персона Грата", "Казан" туроператорлары компанияләре һәм башкалар.
2018 елның 12-14 апрель көннәрендә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Идел буе туризм һәм спорт өлкәсе өчен әһәмиятле булган "Туризм һәм спорт" 23нче халыкара максус күргәзмә узачак. 1995 елдан башлап тотрыклы рәвештә үсеп баручы халыкара проект В2В һәм В2С базары сегментларын берләштереп килә һәм, үз чиратында, спорт һәм туризм индустриясенең профессионаллар диалогын нәтиҗәле платформасын билгели.
30 апрель көнне Болгар музей-тыюлык территориясендә "Чәк-Чәй" гастрономик фестивале уздырыла. "Чәк-Чәй" исемле иң баллы фестиваль Болгар музей-тыюлыгында туристик сезонның рәсми ачылышына һәм төбәкнең ике кулинар гадәтен- баллы чәк-чәк һәм үләнле болгар чәен берләштерүгә багышланган гастрономик бәйрәм итеп күзаллана.
Бүген "Ногай" кунакханәсендә мәгълүматны һәм урнаштыру чаралары өчен киберкуркынычсызлыкны саклау буенча конференция үз эшен башлап җибәрде. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Абдрашитов катнашты.
Конференция кунакларның мәгълүматларын саклауга, хакерлар янаулары һәм мәгълүматларны урлау санын киметү принципларына багышланган иде
Россиянең алдан броньлау системасы Tvil.ru мәгълүматлары буенча, Россиянең кайсы шәһәрләрендә туристлар 2018 елның язгы көннәрен озаграк үткәрергә теләве мәгълүм булды.
Рейтинг 2018 елның 1 март-30 апрель көннәрендә миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләрдә кунакханәләр һәм фатирлар броньлау нәтиҗәләренә таянып төзелде.
30 март көнне "Россиянең АРТ-ГЕОГРАФИЯСЕ" дип исемләнгән Бөтенроссия күргәзмә проекты кысаларында "Казан Кремле" музей-тыюлыгының "Манеж" күргәзмәләр залында "Бөтендөнья сәнгать фонды" (Мәскәү) хәйрия оешмасы һәм Татарстан Республикасының рәссамнар иҗади берләшмәсе ярдәмендә күчмә күргәзмә оештырылды.
OneTwoTrip for Business сервисы аналитиклары Россия Федерациясенең иң зур шәһәрләренең кунакханәләрендә бизнес-сәфәрчеләр өчен тәкъдим ителгән мөмкинлекләрне яшәү бәясе буенча чагыштырдылар. Әлеге хезмәт белән юридик затлар хезмәткәрләренә командировкалар оештыру өчен файдаланалар, шунлыктан, әлеге аудиториянең кайбер үзенчәлекләрен билгеләп үтәргә мөмкин. Барлык Россия шәһәрләре арасыннан бизнес-сәфәрчеләр өчен иң арзан шәһәр Казан булып чыкты. Татарстан башкаласының 3 йолдызлы кунакханәләре тәүлегенә уртача 2160 сумга (иртәнге аш белән) урнаштырырга әзер. Икенче урында Уфа шәһәре (2300 сум), ә өченче урынны Волгоград шәһәре (2310 сум) яулады.