Сергей Иванов Татарстан Республикасында FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылу вакытында туристик өлкәсе үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләп узды

2018 елның 13 июле, җомга

Бүген шәһәрнең пресс-үзәгендә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашы белән пресс-конференция узды, һәм утырыш барышында Казанда узган Мундиаль нәтиҗәләре белән таныштыру булды. 

FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты (14 июня – 6 июля 2018 года) барышында Татарстан Республикасының туризм өлкәсе үсешенең төп күрсәткечләре. 

 FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылу вакытында Казан шәһәрен дөньяның 36 иленнән 300 000 турист күрде. Туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтү күләме 11,2 млрд. сум тәшкил итте, бу узган елның календарь периоды белән чагыштырмача 6 тапкыр күбрәк. 

Футбол буенча дөнья чемпионаты кунакчыллык һәм туризм өлкәсе индустриясе өчен зур икътисади үсеш күрсәтте: эшмәкәрләр эшчәнлеге субъектларының керемен арттырды һәм Татарстан Республикасына яңа туристлар җәлеп итү максаты белән зур маркетинг эффекты бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International