Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында этник маршрутның иң яхшы исемен сайлау бәйгесендә катнаш

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

28 февральдән 29 мартка кадәр «Татарстан Республикасы туристлыгын үстерү үзәге» АКБО Татарстан Республикасының дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районы администрациясе ярдәмендә Лаеш районында этник маршрутның иң яхшы исемен сайлау бәйгесен үткәрә. Этник маршрут туристларны Лаеш муниципаль берәмлеге территориясендә яшәүче халыкларның (рус, татар, керәшен) гореф – гадәтләре белән таныштыруга юнәлдерелгән һәм 3 торак пункт – Никольское, Атабай, Ташкирмән авыллары – аша уза.

2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында этник маршрутны төзекләндерү хупланды. 2018 елда Никольское авылында музей төзү, Ташкирмән төп гомуми белем бирү мәктәбендә экспозиция булдыру, туристик навигация элементларын урнаштыру буенча эшләр һәм башка эшләр башкарылды.

Соңгы 2 елда әлеге маршрут буенча Рәсәй, БДБ илләре, Италия, Испания, Германия, Малайзия, Кытай туристлары өчен экскурсияләр үткәрелә.

Бәйге берничә этапта уза:

  1. 28 февральдән 15 мартка кадәр VisitTatarstan.ru сайтында һәм барлык социаль челтәрләрдә туристлык буенча дәүләт комитеты һәм VisitTatarstan битләрендә, шулай ук Татарстан Республикасының Лаеш районының челтәрләрендә тәкъдимнәр кабул ителә.
  2. 16-17 – март көннәрендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Эксперт советы тарафыннан йомгаклау  ясау. ТОП-5 исемне сайлау.
  3. 17-29 март – маршрутның иң яхшы 5 исеме өчен тавыш бирү.
  4. 29 март – нәтиҗәләр ясау, бүләкләр тапшыру.

Вариантларны VisitTatarstan.ru сайтында,  шулай ук барлык социаль челтәрләрдә  VisitTatarstan битләрендә калдырырга мөмкин.

https://visit-tatarstan.com/guides/golosuyte-za-nazvanie-novogo-etnicheskogo-marshruta/?fbclid=IwAR2P_DVNY3GGM_LPE3jZNEoJbv9oSWQhUuYLztIyiAgAmG9Ji0nZ508yy1g

https://www.instagram.com/visittatarstan/

https://vk.com/visittatarstan?w=wall-119721574_4223

БҮЛӘК - Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында этник маршрут буенча бөтен гаилә өчен тур (юл һәм туклану кертелгән) һәм Visit Tatarstan туристик брендыннан кыйммәтле бүләкләр.

 Маршрут турында:

Лаеш районының бай тарихы һәм мәдәни гореф-гадәтләре бар. Район территориясендә тарихи рәвештә рус, татар, керәшен (керәшен татарлары) күпләп яшәгән урыннар барлыкка килгән, аларның көндәлек көнкүреше һәм бәйрәм мәдәнияте барлыкка килгән.

Никольское авылында кунакларны «Каравон» рус фольклор халык ансамбле каршы ала. Экскурсия барышында экскурсантларга «Каравон» фольклор бәйрәмен үстерү тарихы турында сөйлиләр, ансамбль башкаруында борынгы халык җырлары яңгырый, хоровод вакытында туристлар «солон» буенча (кояш хәрәкәте буенча) хәрәкәт итәргә өйрәнәләр, халык уеннарын өйрәнәләр.

Соңыннан туристлар рус хуҗалыгына киләләр, анда аларга коймак белән чәй эчәләр.

Ташкирмән авылында экскурсантлар «Яңарыш» музеена баралар, анда керәшен халкы тарихы белән танышалар. «Комеш» балалар ансамбле кунакларга Троица бәйрәменең мәҗүсиләр йоласын тәкъдим итә, самавыр торбасы һәм мич капкачы тавышларына халык җырларын башкара.

Кунакларны яңа тотылган балыктан ясалаган ашамлыклар белән сыйлыйлар.

Өч елга – Идел, Кама, Мишә кушылган урында урнашкан Атабай авылында халык йолалары һәм борынгы җырлары белән «Кичке уен» татар милли уены сакланып калган. «Бибинур» халык фольклор ансамбле кунакларны традицион татар десерты – кош теле белән каршы ала, татар телендә җырлар башкара, бәйрәмнең барлык уеннары турында сөйли һәм аларны күрсәтә.

Маршрутның транспорт логистикасы уңайлы: беренче авыл Казаннан 40 минут ераклыкта урнашкан, калганнар арасында 15-20 минутлык юл.

Сезнең исем вариантларын көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International