Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында Рәсәй төбәкләренең социаль-икътисадый үсешенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары бөтенрәсәй конкурсында Татарстан проектларының җиңүе турында сөйләделәр.
Туристлык буенча дәүләт комитетының туристик продуктны алга этәрү бүлеге җитәкчесе Айгөл Балахонцева «Visit Tatarstan» рәсми туристик бренды проектының үсеше турында сөйләде. Visit Tatarstan программасы Татарстан Республикасында туристлык һәм кунакчыллык индустриясен үстерүгә, Татарстанны төбәк һәм федераль дәрәҗәдә танытуга, туристларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә һәм Татарстанда туристик тармагын үстерүгә юнәлдерелгән.