Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «Хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерү: Профстандартлар. Яңа һөнәри компетенцияләрне сыйфатлы үзләштерү өчен шартлар тудыру» темасына киңәшмә үткәрә.
Киңәшмә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында пенсия алды яшендәге затларны һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү чараларын гамәлгә ашыру һәм билгеле бер хезмәт функцияләрен үтәү өчен кирәкле хезмәткәргә Рәсәй Фкедерациясе тарафыннан билгеләнгән квалификация таләпләре өлешендә һөнәри стандартларны куллану максатларында үткәрелә.
Семинар-киңәшмә 2019 елның 21 июнендә 15:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург ур., 52 йорт, ИТ-парк, 3 нче кат - точка кипения (кайнау ноктасы). Чарага бару өчен Leader ID да теркәлергә кирәк – https://leader-id.ru/events/.
19 июньдә Казанда Гранд отель Казань отелендә (Петербург урамы, 1 йорт) кунакханә һәм ресторан тармагы хезмәткәрләре өчен HoReCa club белем бирү форумы ачылды. Форум WORLDSKILLS KAZAN 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында оештырылган.
HoReCa Club форумының төп максаты - кунакханә һәм отельләр индустриясенең төп персоналын чит ил кунакларын кабул итүгә, күп кенә кунаклар агымында эшләүгә, стресслы хәлләргә әзерләү.
Оештыручылар - Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре ассоциациясе Кунакчыллык профессионалларының беренче клубы белән берлектә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Казан шәһәре мэриясе ярдәмендә.
HoReCa Club форумының төп максаты - кунакханә һәм отельләр индустриясенең төп персоналын чит ил кунакларын кабул итүгә, күп кенә кунаклар агымында эшләүгә, стресслы хәлләргә әзерләү.
Ачылу тантанасында WORLDSKILLS KAZAN 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын оештыручылар һәм беренче затлар катнашачак.
17 июньдә Харбин шәһәрендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Хэйлунцзян провинциясенең Мәдәният һәм туристлык департаментында Татарстан Республикасының туристик потенциалын тәкъдим итте. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.
Очрашуда Департамент җитәкчесе Чжан Лина ханым, маркетинг бүлеге җитәкчесе Чжан Чуньянь ханым, туристлык базары белән эшләү бүлеге киңәшчесе Ли Яньвэнь ханым, шулай ук Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынган провинциянең 10 туроператоры вәкилләре катнашты.
ТР туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов коллегаларына Татарстанның туристик мөмкинлекләре, популяр төбәкара маршрутлар һәм Кытайдан туристлар кабул итү буенча республика тәҗрибәсе турында сөйләде. Очрашу нәтиҗәләре буенча төбәкләр арасында үзара туристлар агымын үстерү буенча алга таба хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Russian Event Awards вакыйгалы туристлык өлкәсендә милли премия (алга таба - Премия) вакыйгалы туристлыкны үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен проектларның ачык бәйгесе йомгаклары буенча тармак бүләге буларак 2012 елда гамәлгә куелды.
Бәйгедә катнашу өчен төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге төрле юнәлештәге вакыйгаларны оештыручылар — вакыйгалы туристлык өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы дәүләт, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалар арасыннан авторлар яки авторлык коллективлары чакырыла. Бәйгедә катнашу өчен 2018 елның октябреннән бәйге үткәрү вакытына кадәр гамәлгә ашырылган проектлар рөхсәт ителә.
Идел буе федераль округында һәм Урал федераль округында гаризаларны кабул итү 2019 елның 10 сентябренә кадәр башкарыла.
Идел буе федераль округы һәм Урал федераль округы төбәкара бәйгесе октябрь аенда Балаково шәһәрендә (Саратов өлкәсе), ә гомуммилли финал ноябрь аенда Самара шәһәрендә узачак.
15 июньдә «Кунакчыл Казан» проектына старт бирелде. Проект Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Татарстан Республикасының туристлык волонтерлары ассамблеясы» АКБО белән берлектә тормышка ашырыла.
Проект кысаларында волонтерлар шәһәрнең тарихи үзәгендә эшлиләр һәм Рәсәй һәм чит ил туристларына шәһәр һәм аның истәлекле урыннары турында тулы мәгълүмат бирәләр. Чатырда шәһәрнең теләсә кайсы кунагы Казанның бушлай картасын, Татарстан Республикасының төп истәлекле урыннары турында буклет һәм башка кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин.
Шулай ук проект кысаларында волонтерлар Казанга килгән туристлар арасында анкета үткәрә, аның асылы туристның портретын билгеләүдән гыйбарәт.
Мәгълүмат чатырлары Казанның тарихи үзәгендә Петербург урамында («Татарстан» кунакханәсе), Бауман һәм К. Нәҗми урамнары киселешендә, 1 Май мәйданында, Г. Камал исемендәге театр мәйданында, «Казан-1» тимер юл вокзалында (вокзал яны мәйданы) урнаштырылган.
Бүген Дәүләт комитетында Кырым Республикасының В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында Кырым икътисады өчен идарә кадрларын әзерләү буенча Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы уртак проектының өченче этабын гамәлгә ашыру кысаларында үткән Кырым Республикасыннан студентлар-магистрлар белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова һәм профильле бүлек башлыклары катнашты. Очрашу барышында туристлык өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, Татарстан Республикасының туристлык потенциалы, Дәүләт комитеты эше, аның структурасы белән таныштылар.
13 июньнән 3 июльгә кадәр Мәскәүнең 50 кинотеатрында киносеанслар алдыннан Татарстан Республикасы турында видеороликлар күрсәтеләчәк. Кинотеатрларга килүчеләр дүрт видеоролик карый алачак: «Visit Tatarstan» имидж ролигы, «Татарстанда яшьләр туристлыгы», «Татарстанның табигате», «Татарстанда гастрономия туристлыгы» .
2019 елның 11 июнендә туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсен «Континент-сервис» системасы ярдәмендә бер эш көне дәвамында чит ил гражданының килүе турында вакытында хәбәр итү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә үткәрде.
Семинарда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсенең миграция учетын оештыру бүлеге башлыгы Алексей Александрович Пашин катнашты, ул Казан отельерларына Рәсәй миграция кануннарының төп таләпләре турында сөйләде, шулай ук семинар-киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасы туроператорлары белән берлектә Бөек Идел юлы маршрутына кертү мөмкинлеге өчен Мари халкының халык ансамбле, этнографик туристлык объектлары, мәдәнияте, дин һәм кухнясы белән таныштылар.
Очрашуда шулай ук Марий Эл Республикасының яшьләр сәясәте, спорт һәм туристлык министры урынбасары Камаева Ирина Юрьевна һәм Шоруньжино авыл җирлеге башлыгы Евсеев Иван Михайлович катнашты.
ТурСтат мәгълүматлары буенча ел саен Рәсәйнең табигать паркларына һәм тыюлыкларына 10 миллионнан артык кеше йөри.
Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә "Лосиный остров", Иркутск өлкәсендә "Сочинский", Калининград өлкәсендә "Прибайкалский", Калининград өлкәсендә "Куршская коса", Кабарда-Балкар өлкәсендә "Приэльбрусье", Красноярск краенда "Шушенский бор", Башкириядә "Кандры-Куль", Вологда өлкәсендә "Русский Север", Саратов өлкәсендә "Хвалынский" һәм Татарстан Республикасында "Түбән Кама" милли парклары Рәсәйнең популяр унлыгына керә.
ТурСтат мәгълүматлары буенча ел саен Рәсәйнең табигать паркларына һәм тыюлыкларына 10 миллионнан артык кеше йөри.
Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә "Лосиный остров", Иркутск өлкәсендә "Сочинский", Калининград өлкәсендә "Прибайкалский", Калининград өлкәсендә "Куршская коса", Кабарда-Балкар өлкәсендә "Приэльбрусье", Красноярск краенда "Шушенский бор", Башкириядә "Кандры-Куль", Вологда өлкәсендә "Русский Север", Саратов өлкәсендә "Хвалынский" һәм Татарстан Республикасында "Түбән Кама" милли парклары Рәсәйнең популяр унлыгына керә.
ТурСтат мәгълүматлары буенча ел саен Рәсәйнең табигать паркларына һәм тыюлыкларына 10 миллионнан артык кеше йөри.
Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә "Лосиный остров", Иркутск өлкәсендә "Сочинский", Калининград өлкәсендә "Прибайкалский", Калининград өлкәсендә "Куршская коса", Кабарда-Балкар өлкәсендә "Приэльбрусье", Красноярск краенда "Шушенский бор", Башкириядә "Кандры-Куль", Вологда өлкәсендә "Русский Север", Саратов өлкәсендә "Хвалынский" һәм Татарстан Республикасында "Түбән Кама" милли парклары Рәсәйнең популяр унлыгына керә.