18-21 августта Татарстан Республикасында "YYZ Travel Group" туроператоры агентлары өчен инфо-тур уза. Туроператор Канаданың ТОП-20 иң эре туристик компаниясенә керә, аның Көнчыгыш Европа, Рәсәй, БДБ һәм Урта Азия буенча продуктлар булдыру һәм сату буенча 30 еллык тәҗрибәсе бар.
Кунаклар Казан Кремленә, Иске Татар бистәсенә һәм башка истәлекле урыннарга барачак. Турда катнашучылар Казанның тарихи-мәдәни байлыгы белән генә түгел, Зөя утрау-шәһәре һәм Бөек Болгар белән дә танышачаклар