WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында Казанда иң массакүләм экскурсия үткәрелде

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

20 августта WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында катнашучы 1 985 кеше Казан буенча экскурсиядә булды.  

«Бу бер үк вакытта бик күп кеше өчен Казан буенча экскурсияне оештыруның абсолют рекорды, - диде Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. - Ике көн эчендә 18 һәм 20 августта экскурсиягә барлыгы 3 951 кеше килде. Мондый формат һәм күләм, чыннан да, беренче тапкыр үткәрелде һәм бу Татарстанның туристик тармагы өчен яңа юл».

Экскурсия программасында катнашучыларны 40 кешелек төркемнәргә бүлделәр, алар күзәтү экскурсиясендә шәһәр белән танышсын һәм төп истәлекле урыннарын  – Казан Кремлен, Иске Татар бистәсен – күрсен өчен.

Бер үк вакытта экскурсантларга 51 автобуста 51 экскурсияче хезмәт күрсәтте. 18 август көнне экскурсия инглиз телендә үткәрелде.

Экскурсияләрне Казан шәһәренең экскурсия хезмәте күрсәтү буенча чемпионатның рәсми лицензиаты Туристик-мәгълүмат үзәге үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International