Казанда иң зур «Талкыш калевен» пешерделәр

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

31 августта Казанның «Туган авылым» милли комплексында иң зур «Талкыш калевен» пешерделәр. Аның күләме бер метр биеклектә, һәм диаметры 45 сантиметр тәшкил иткән. Аны берничә йөз кеше татып карый алды.

Милли десертны пешерү карарына килү очраклы хәл түгел. Ел саен комплексның туган көненә аның пешекчеләре Казан халкын милли ризыкларның рекордлы күләмдә булуы белән шаккатырырга тырышалар. Әйтик, узган ел алар зур пәрәмәч әзерләгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International