«Үткәннәргә сәяхәт» республика бәйгесе
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1) Туристлык төрләре буенча иң яхшы экскурсия маршруты – бүлекләр буенча:
тарихи мирас маршруты;
авыл туристлыгы маршруты;
этнотуристлык маршруты;
актив туристлык һәм ял маршруты;
гастрономик туристлык маршруты.
2) Иң яхшы видео-экскурсия.
3) Вакыйгалы туристлык өлкәсендә иң яхшы проект.
Гаризалар 2019 елның 1 августыннан 1 ноябренә кадәр кабул ителә
Бәйге турында мәгълүмат http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-puteshestvuy-k-istokam.htm
«Туристлык лидеры» республика бәйгесе
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1) «Ел ачылышы – 2019».
2) «Татарстан Республикасының туристик базарын үстерүгә ярдәм итү» – бүлекләр буенча:
«Муниципаль туристик сәясәт өлкәсендә – 2019»;
«Туристик белем өлкәсендә – 2019»;
«Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә-2019» – «Татарстан Республикасының читтән керү һәм эчке туристлыгын популярлаштыруга багышланган иң яхшы материал».
3) «2019 елның шәхесе -туристлык үсешенә шәхси өлеш керткән өчен».
4) «Татарстан Республикасы буенча 2019 елның иң яхшы маршруты».
5) «Татарстан Республикасында 2019 елның балалар туристлыгы буенча иң яхшы туроператоры».
6) «Татарстан Республикасында 2019 елның иң яхшы туроператоры».
7) «2019 елның иң яхшы туристик волонтеры».
8) «2019 елның иң яхшы экскурсия җитәкчесе».
9) «2019 елның туристик сувениры».
10) «Татарстан Республикасының урнаштыру оешмасы – 2019» - бүлекләр буенча:
«2019 елның иң яхшы биш йолдызлы отеле»;
«2019 елның иң яхшы дүрт йолдызлы отеле»;
«2019 елның иң яхшы өч йолдызлы отеле»;
«2019 елның иң яхшы ике йолдызлы отеле»;
«2019 елның иң яхшы бер йолдызлы отеле»;
«2019 елның иң яхшы хостелы».
11) «2019 ел рестораны».
12) «Татарстан Республикасының 2019 елның иң яхшы шифаханәсе».
Гаризалар 2019 елның 1 августыннан 1 декабренә кадәр кабул ителә
Бәйге турында мәгълүмат http://tourism.tatarstan.ru/rus/lider-turizma-2019.htm сайтында урнаштырылган.
Хезмәт сөючән һәм максатчан граждан хезмәткәрләрен (гражданнарны) Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертүгә бәйгедә катнашу өчен чакырабыз.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты Дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенә һәм туристлык продуктын алга этәрү бүлегенә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазифаларының әйдәүче төркемен алмаштыру өчен граждан хезмәткәрләрен (гражданнарны) кадрлар резервына кертүгә бәйгедә катнашу өчен документлар кабул итүне дәвам итә.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән әлеге сайтта «Кадрлар сәясәте» – «Хезмәткә керү» – «Вакантлы вазифалар/кадрлар резервына кертү» бүлегендә, шулай ук киләсе телефон аша танышырга мөмкин: (843) 222-90-29.
Турда катнашучылар инде Казан шәһәрендәге туристик объектларында, шул исәптән В.И. Ленин исеме белән бәйле объектларда булдылар.
Программа кысаларында төркем шулай ук Зөя утрау-шәһәрчегендә һәм Бөек Болгарда булачак, анда туроператорларга һәм журналистларга истәлекле урыннар һәм инфраструктура объектлары күрсәтеләчәк.
18 июльдә турда катнашучылар дәүләт комитеты рәисе С.Е. Иванов һәм чит ил туристларын кабул итүдә эшләүче җирле туроператорлар белән очрашачак.
Бүген, Чәй музеенда туристлар өчен Tatarstan Tourist Pass мобиль кушымтасы презентациясе узды. VisitTatarstan бренды (Татарстан республикасының туристлыкны үстерү үзәге) Ак Барс Банк белән берлектә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә туристлар һәм республика халкы өчен Tatarstan TouristPass мобиль кушымтасы эшләде.
Tatarstan Tourist Pass күп функцияле продукты бер үк вакытта туристик гиды, банк кушымтасы һәм республика музейларында 15% ка кадәр ташламалар бирә торган уңай мөнәсәбәт программасы булып тора. Бу проект Татарстан кунакларына истәлекле урыннар, экскурсияләр яки милли кухня рестораннарын эзләүгә вакытны әрәм итмәскә мөмкинлек бирә, чөнки анда кирәкле барлык күрсәткечләр дә бар. Туристлар офиска бармыйча гына виртуаль банк картаны ача ала. «Бу кушымтаның барлык аналоглары алдан түләнгән характерга ия — кеше башта картага, мәсәлән, 20-30 евро сала һәм аннан аның белән файдалана. Ә бу проектта башка принцип - карта бушлай, музейларда һәм истәлекле урыннарда булганда сез ташлама белән түлисез", - дип сөйләде ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Tatarstan Tourist Pass виртуаль картасы хуҗалары кушымтасының «Акция» бүлегендә тәкъдим ителгән рестораннарда, кафеларда һәм музейларда яхшы бонуслар һәм ташламалар алалар, шулай ук чарага билетлар сатып алуга ташламалар алачаклар. Инде хәзер үк туристларга ТР Милли музее, Болгар дәүләт музей-тыюлыгында, Leuven, Top, Beerpoint, More, «Истина» барларында ташламалар бирелә.
Кушымтада Татарстан шәһәрләре буенча иллюстрацияләнгән юл күрсәткечләре тупланган – тарихи һәм мәдәни күзәтүләр, төп истәлекле урыннарны тасвирлау, кунакханәләр һәм хостеллар, кибетләр һәм супермаркетлар, чаралар афишасы турында мәгълүмат. Хәзер кушымтаны ике телдә — рус һәм инглиз телләрендә — карарга була.
Мондый кушымта уникаль булып тора һәм аның Рәсәйдә аналогы юк. Хәзер анда Казанның 20дән артык йорты һәм күңел ачу мәйданчыгы ачылган. Аларның исемлеге даими рәвештә тулыланачак, шуңа күрә туристларга килү өчен яхшы урыннар сайлау мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, туристлык өлкәсендә мондый системага ихтыяҗ бар иде һәм республика чит ил кунакларыннан еш кына акча алу зарурлыгы юкка чыга. Ташламалардан һәм күңелле бонуслардан тыш, шул ук карта белән шәһәрнең теләсә кайсы җәмәгать транспортында да түләргә мөмкин булачак, — дип сөйләде Visit Tatarstan офисы җитәкчесе Дилбәр Садыйкова.
Виртуаль картаны Apple Wallet, Google Pay һәм Samsung Pay мобиль букчаларына бәйләргә мөмкин. Tourist pass кушымтасында картаны тулыландырырга, балансны белергә һәм операциялар исемлеген карарга мөмкин. Шул ук вакытта, кушымта белән физик пластик картасын булдырмыйча гына теләсә нинди сатып алу өчен түләргә мөмкин. Кушымта июнь уртасында тест режимында эшли башлады, хәзерге вакытта аны 200 дән артык кулланучы алды. Киләчәктә, кушымтага сервислар, оффлайн карта, аерым вакыйгалар календаре һәм push-хәбәр алу мөмкинлеге өстәләчәк.
Бушлай мобиль кушымтаны IOS һәм Android платформаларында күчерергә була:
https://apps.apple.com/ru/app/tourist-pass/id1457537748
https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.akbars.guestcard&hl=ru
«Ел маршруты» 2019 Бөтенрәсәй туристик премиясенә гаризалар һәм проектлар кабул ителә башлады. «Ел маршруты» премиясе туристик маршрутларны булдыру һәм үстерү өлкәсендәге казанышлар өчен проектларның ачык бөтенрәсәй бәйгесе нәтиҗәләре буенча тапшырыла торган тармак бүләге буларак гамәлгә куелды.
«Ел маршруты» бәйгесендә катнашу өчен премиянең www.award.tourawards.ru рәсми Интернет-мәйданчыгында теркәлергә һәм бәйге материалларын 1 октябрьгә кадәр урнаштырырга кирәк. Проектны рәсмиләштерү һәм бирү турында тулырак мәгълүматны премиянең рәсми сайтында белергә мөмкин – www.tourawards.ru . Бәйгедә катнашу өчен теркәлү кертеме юк.
«Ел маршруты» Бөтенрәсәй туристик премиясенең рәсми номинацияләре:
1) шәһәрнең иң яхшы маршруты;
2) иң яхшы мәдәни-танып-белү маршруты;
3) иң яхшы маҗаралы маршрут;
4) иң яхшы ял көне маршруты;
5) иң яхшы гастрономик маршрут;
6) иң яхшы велосипед маршруты;
7) иң яхшы елга круизы;
8) иң яхшы хәрби-тарихи маршрут;
9) иң яхшы спорт маршруты;
10) маршрутның иң яхшы идеясе;
11) иң яхшы этнографик маршрут;
12) иң яхшы балалар маршруты;
13) туристлар өчен иң яхшы мобиль кушымта;
14) иң яхшы төбәкара маршрут;
15) иң яхшы вакыйга туры;
16) иң яхшы туристик юл күрсәткече;
17) иң яхшы туристик карта (номинацияләр: төбәк; шәһәр);
18) гамәлдәге җитештерүгә иң яхшы маршрут;
19) өлкәннәр өчен иң яхшы маршрут;
20) сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен иң яхшы маршрут.
Бүген ТР Дәүләт советы утырышында депутатлар Visit Tatarstan Татарстан Республикасының рәсми туристик брендының сувенир-бренд продукциясе күргәзмәсе белән танышты.
Татарстан Республикасының Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмә стендында булды һәм сувенир продукциясе үрнәкләре белән танышты.
Visit Tatarstan сувенирлары Татарстан Республикасының ачык һәм танылган образларын һәм заманча һәм уңайлы формада гәүдәләндерелгән милли колоритын чагылдыра. Барлык продукция җирле осталар тарафыннан башкарылган һәм Татарстан Республикасында җитештерелә, барлык позицияләр (100 дән артык) супермаркетларда, сувенир лавкаларда һәм Казанның туристик-мәгълүмат үзәгендә тәкъдим ителгән.
Татарстанда җитештерү һәм офислары булган халыкара компанияләр шулай ук үз продукцияләренә Visit Tatarstan элементларын да кертәләр. Алар арасында тукыма әйберләрне җитештерүче Lindstrom фин компаниясе - ул дизайнер келәмнәр сериясен Visit Tatarstan сурәтләре белән чыгарды.
Visit Tatarstan стилендә брендны кертү, продукцияне алга этәрү белән Татарстан республикасының туристлыкны үстерү үзәге шөгыльләнә.
Visit Tatarstan продукциясе «Төбәкнең сувенир линейкасы» номинациясендә иң яхшы туристик сувенир исеме белән билгеләнде.
Казан белән Будапешт арасында турыдан-туры авиаочыш бу елның октябрендә ачылачак, бу исә Татарстан белән Венгрия арасында туристик агымның үсешенә һәм икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итте Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер.
"Бүген озак, авыр эш нәтиҗәсендә Будапешт белән Казан арасында даими туры авиарейс эшләтеп җибәрелүе турында рәсми рәвештә хәбәр итәбез", - диде Штифтер матбугат конференциясендә.
3 июль көнне Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районында муниципаль районда балык тоту туристлыгын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе Ринат Заһидуллин, район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сергей Головин, ТР буенча 3 нче районара Федераль салым хезмәтенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге баш дәүләт салым инспекторы Ирина Вязникова, ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле – Виталий Лукин һәм «Клевое местечко», «Три берега», «Теньки», «Идел-Волга», «Курай» һәм «Кама трофее» кунакханәләре директорлары катнашты.
Балык тоту туристлыгын үстерүнең проблемалы мәсьәләләре һәм перспективалары буенча фикер алышу барышында Карамалы елгасын тирәнәйтүгә, Кама Тамагы акваториясендә кече суднолар өчен ягулык салу станциясен һәм дулкынтоткычларны урнаштыруга, шулай ук юлларны ремонтлауга һәм инфраструктураны яхшырту өчен балык базаларын кредитлауга ихтыяҗлар ачыкланды. Балык тоту базалары директорлары туристик юнәлеш буларак Кама Тамагына мәгълүмати ярдәм күрсәтүне көчәйтү, туристларның Юрьев мәгарәләрендә имин булуын тәэмин итү, шулай ук истәлекле урыннар янында парковка урыннарын оештыру теләген белдерделәр.
Дәүләт комитеты бу юнәлештә алга таба да актив эш алып барырга планлаштыра.
Хөрмәтле хаҗилар, Согуд Гарәбстаны Корольлегенә хаҗга бару буенча хезмәт күрсәтүче туроператорны Туроператорларның бердәм федераль реестрында (киләсе адрес буенча Интернет челтәрендә карарга була: https://www.russiatourism.ru/operators/) һәм Рәсәйнең хаҗ-миссия сайтында хаҗ операторлары бүлегендә (киләсе адрес буенча Интернет челтәрендә карарга була: https://hajjmission.ru/operators) аның турында мәгълүмат булу-булмавын тикшерү зарурлыгы турында сезгә хәбәр итәбез. Исегезгә төшерәбез, хаҗиларны хаҗга җибәрү буенча хезмәтләр күрсәтү өчен әлеге реестрдагы туроператор турында мәгълүматлар булу мәҗбүри шарт булып тора. Хаҗга юллама алган очракта, хезмәт күрсәтүче туроператор турында мәгълүматны ачыкларга киңәш итәбез.
Дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенә һәм туристик продуктны алга этәрү бүлегенә «Белгечләр» категориясендәге вазифаларның әйдәп баручы төркеме буенча Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына кертүгә бәйге игълан ителде.
Бәйгедә катнашу өчен документлар 2019 елның 3 июленнән 23 июленә кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының эш вакытында кабул ителә. Булачак бәйге турында мәгълүмат Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган (http://tourism.tatarstan.ru/rus/obyavlenie-o-konkurse.htm). Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен киләсе телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 222-90-29, 222-90-27