2019 елның 4 октябрендә Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның чираттагы утырышы узачак, ул эчке һәм читтән керүче туризм мәсьәләләренә багышланачак. Туризм тармагының торышы, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә аны үстерү буенча тәкъдимнәр һәм чаралар турында фикер алышу планлаштырыла.
Чарада Дәүләт Думасы, Федерация Советы, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, округ төбәкләре башлыклары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашачак.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак. Шулай ук Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Марий Иле Республикасы башлыгы Александр Евстифеев, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Ростуризм җитәкчелеге чыгышлары планлаштырылган.
Утырыш нәтиҗәләре буенча туризм өлкәсендә законнарны камилләштерү һәм стратегик документларны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк.