ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эш бирүчеләргә хезмәткәрләр коллективларында инфекцияне профилактикалау өчен киңәшләр бирә:

• эшчеләр агымын һәм коллективларны тарату – хезмәткәрләрне төрле катларда, аерым кабинетларда урнаштыру, эшне берничә сменалы итеп оештыру;

• оешмага (предприятиегә) кергәндә хезмәткәрләр өчен – әлеге максатлар өчен билгеләнгән тән антисептиклары белән кулларны эшкәртү мөмкинлеге (шул исәптән урнаштырылган дозаторлар ярдәмендә дә) яки, әлеге гигиена чараларының үтәлүен тикшерүдә тотып, йогышсызландыра торган салфеткалар белән процедуралар уздыру мөмкинлеге.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 1 нче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының төп туристлык үзәкләренә туристлар агымының кимүе күзәтелә.

 Агымдагы елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча, туристлар агымы түбәндәгечә:

Казан Кремле музей-тыюлыгына – 449 191 кеше (2019 елның 1 нче кварталында – 491 141 турист, 8,5%ка кимегән);

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына – 43 030 кеше (2019 елның 1 нче кварталында – 51 153 турист, 15,8%ка кимегән);

Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына – 18 458 кеше (2019 елның 1 нче кварталында – 22 546 турист, 18,1%ка кимегән);

Чистай музей-тыюлыгына – 7 249 кеше (2019 елның 1 нче кварталында – 7 620 турист, 4,8%ка кимегән);

Тәтешкә – 2 703 кеше (2019 елның 1 нче кварталында – 2 800 турист, 3,5%ка кимегән).

Туристлар агымының кимүе музей-тыюлыклар территорияләрен ябу, үзизоляция режимын кертү һәм яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле чикләүләр аркасында туристлар агымының гомуми кимүе белән бәйле.

2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Зөя утрау-каласына 2020 елның 1 нче кварталында туристлар агымы арткан, бу күренеш гыйнвар аенда яңа ел каникуллары чорында туристлык үзәгенең популяр булуы белән бәйләп аңлатыла.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 17 нче апрелендә «ТУРПОМОЩЬ» күчмә туризм өлкәсендәге туроператорлар берләшмәсе» ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышында туризм продукты өчен түләнгән акчаларны фонд акчаларыннан кире кайтару турындагы таләпнең формасы расланган.

 Чикләүләр гамәлгә кергән датаны күрсәтеп, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле чикләмәләр кертелгән илләр исемлеге, шулай ук Таләпләр формасы «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә урнаштырылган.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII илкүләм чемпионаты (WorldSkills Russia) финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары яңа коронавирус йогышын тарату куркынычын киметү максатларында 2020 елның май-июнь айларына күчерелгән. Ярышлар Новокузнецк шәһәрендә (Кемеров өлкәсе) узачак.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Инстаграмның Visit Tatastan битендә атна дәвамында республиканың истәлекле урыннары буенча онлайн-экскурсияләр оештырылды, шулай ук туристлар өчен генә түгел, ә җирле халык өчен дә кызыксыну уята торган урыннар буйлап экскурсияләр оештырылды. ⠀

Һәр көн туры эфир 12:00 сәгатьтә башлана. ⠀

20 нче апрельдә сез Казан Кремле @go_to_kremlin манарасы турында белерсез 

21 нче апрельдә Артем Силкин  @ostrov_sviyazhsk  турында сөйләячәк

22 нче апрельдә Болгар музей-тыюлыгы @great_bolgar хезмәткәрләреннән үткәннәргә сәяхәт ясалачак

23 нче апрельдә Сезне Богородское авылы буйлап Чулман ярлары буенча «сәяхәт» көтә #visittatarstan #татарстан

2020 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы булган Казан шәһәрендә Интеллектуаль транспорт системалары буенча беренче үзәк-көнчыгыш конгрессы узачак, аны үткәрү хокукына республика гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча лаек булган.

Конгрессны оештыручы – ERTICO ITS Europe* ассоциациясе. Конгрессны оештыруда ярдәм итүчеләр – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары.

 Элемтә өчен мәгълүмат:

+7 (843) 5-333-776, its2020.kazan@tatar.ru, https://ru.itsinceeurope.com/


17
апрель, 2020 ел
җомга

Россия территориясенә алып чыгу графигы Россия Тышкы эшләр министрлыгы төзи торган исемлекләр нигезендә, чират тәртибендә гамәлгә ашырыла. Сезне әлеге исемлеккә кертү өчен Дәүләт хезмәтләре порталында белешмәләр калдырырга кирәк (https://www.gosuslugi.ru/395103/1). Үзе турында тиешле мәгълүматларны калдырган гражданнарга Россия Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан шулай ук чит илдә булган вакытта кирәкле социаль ярдәм дә күрсәтеләчәк.

 Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
 

1) Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә (https://www.gosuslugi.ru/395103/1);

2) үзегез, гаиләгез турында белешмәләр күрсәтеп, анкета тутырырга.

3) белешмәләрне сакларга.

Социаль ярдәм чаралары көненә бер кешегә – 2400 сум, 14 яшькә кадәрге балаларга көненә 1600 сум күләмендә бирелә.

Теркәлү узганнан соң, Россия Тышкы эшләр министрлыгы мәҗбүри тикшерү чаралары уздыра, алар нәтиҗәсендә ярдәм күрсәтү, ярдәмне күрсәтмәү яки ярдәм күрсәтүне туктату турында карар кабул итә.

Исегезгә төшерәбез, туристлык өлкәсендәге эшегезне югалткан булсагыз, шулай ук хәзерге вакытта туризм өлкәсендә үзмәшгуль буларак алына торган керемнең төп чыганагы югалган булса, «Работа в России» https://trudvsem.ru сайтында теркәлүегез сорала. Әлеге сайтта үзләре турында мәгълүмат урнаштырган кешеләргә федераль дәрәҗәдә бирелә торган адреслы ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.

«Работа в России» сайтында теркәлү буенча аңлатмалык Дәүләт комитеты сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә урнаштырылган: http://tourism.tatarstan.ru/rus/instruktsiya-po-rabote-s-servisom-sbora-informatsi.htm

Бүген инстаграмның Visit Tatarstan битендә Казан рестораннары пешекчеләре белән татар ризыклары әзерләү буенча мастер-класслар белән турыдан-туры эфирлар тәмамлана.⠀

Актыккы туры эфир 12:00 сәгатьтә башлана


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алабуга буйлап виртуаль экскурсия ясарга тәкъдим итәбез:

https://www.youtube.com/channel/UCMhQSYFeuZ6ShmOzdAUqSSQ/featured

https://www.instagram.com/museum_yelabuga/

https://vk.com/elmuseum


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International