Татарстанлыларга «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» сынап карарга тәкъдим ителә

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген, 1 июньдә, матбугат конференциясе барышында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бу җәйге туристлык сезонында республика кунакларын һәм халыкны нинди бонуслар һәм ташламалар көтүе турында сөйләде.

Казан шәһәренең Туристлык-мәгълүмат үзәге Татарстанның профессиональ экскурсоводларыннан «Агач Казан», «Арча зираты каберлекләре», «Медицина Казаны», «Казан хатын-кызлары» һ.б. кебек уникаль ике сәгатьлек җәяүле авторлык экскурсияләрен карарга тәкъдим итә. Әлеге экскурсияләр һәр көнне, 2020 елның 30 сентябренә кадәр 18:00-20:00 сәгатьләрдә уздырыла. Җәяүле авторлык экскурсияләренең расписаниесе экскурсия датасына кадәр берничә атна кала алдан билгеләнә. Расписаниене Туристлык-мәгълүмат үзәге сайтында карарга мөмкин.

Татарстан ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтә һәм август азагында бөтен Россиядән кунаклар көтә. Туристларны җәлеп итү өчен Татарстан отельерлары һәм рестораторлары хәзер үк файдаланырга мөмкин булган махсус тәкъдимнәрне әзерләгән.

Отельерлар «2+1» акциясен тәкъдим итә. 2 төнгә бронь алган очракта, турист тагын бер төн яшәү вакытын  бүләк итеп ала, ә балалы гаиләләр өчен 12 яшькә кадәрге баланы бушлай урнаштыру һәм, ата-ана тарифында булган очракта, балага иртәнге аш тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә.

Урнаштыру буенча әлеге тәкъдимнәрдән файдаланган барлык кунакханә кунаклары Казан үзәге (Бауман урамы, Кремль урамы, Петропавловск соборы) буенча түләүсез 2 сәгатьлек экскурсия алачак. Акциядә Казанның барлыгы 24 отеле катнаша. Кунакханәләр исемлеген Visit Tatarstan сайтында табарга мөмкин.

Шифаханәләр, рестораннар ачылуга әзер һәм тиешле карар чыгуын көтә. Кафе, рестораннар эшенә кагылышлы чикләүләр бетерелгәч, килгән кунакларга гомуми чекка 25% ташлама алу мөмкинлеге биреләчәк. Моның өчен үзегезгә туры килә торган вариантларның берсен сайларга кирәк:

1. Tatarsan Tourist Pass мобиль кушымтасын күчерергә

2. Visit Tatarstan сайтына хат җибәрергә һәм ташламага ваучер алырга

3. Үзегез яшәгән отель буенча электрон ачкычны күрсәтергә

Заказ вакытында #Татарстан1001_Удовольствие дигән код сүзен әйтү мәҗбүри. Акция 2020 елның 15 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Биналарның исемлеге белән Visit Tatarstan сайтында танышырга мөмкин булачак.

Татарстанда ял итәргә теләгән кешеләр өчен «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» дигән яңа туризм программасы формалаштырылган. Программа, беренче чиратта, Татарстан халкына исәпләнгән. Бүгенге көндә аңа 4 маршрут кертелгән, алга таба исемлеккә тагын тугыз маршрут кертеләчәк. 

Барлык юнәлешләр дә ике көнлек сәяхәттән гыйбарәт һәм бер үк бәядән тәкъдим ителә: бер кешегә 2 мең сум. Бу суммага җирле кунакханәдә ике көн дәвамында яшәү, шул исәптән төн куну, иртәнге аш, ике төшке аш һәм ике экскурсия кертелгән. 

Болар – проектның беренче маршрутлары, киләчәктә аларны арттыру планлаштырыла. Татарстан халкына һәм республика кунакларына бу тәкъдимнәр ошар дип өметләнәбез. Тулырак мәгълүматны Visit Tatarstan сайтында белергә була: https://visit-tatarstan.com/guides/1001-udovolstvie-za-vykhodnye-/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International