Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү чараларын этаплап бетерүне исәпкә алып, туристларның Татарстан Республикасына сәяхәт кылу кагыйдәләре

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Ике атналык үзизоляция узган очракта, яисә Covid-19 (тестның гамәлдә булу вакыты – 2 көн) буенча тискәре тестка ия булганда, яки Covid-19 кичерү турында раслый торган документлар булганда, шулай ук башка төбәк территориясендә Татарстан Республикасына килер алдыннан гына обсерваторда изоляциядә булган очракта, башка субъектлардан, федераль округлардан килгән туристлар Татарстан Республикасына сәяхәт кыла ала.

Республикада битлек-перчатка режимы гамәлдә, шулай ук 1,5 метр социаль дистанция саклау зарур.

Билгеләнгән ахыргы пунктны документлар белән раслаган очракта, республикага транзит нигезендә барырга мөмкин.

Шәхси һәм кече төркемнәргә (5 кешедән артмаган) сәфәрләр һәм сәяхәтләр рөхсәт ителә.

Автотранспортта яки автобусларда сәяхәт итү өчен өстәмә рөхсәтләр кирәкми.

Татарстан Республикасында кунакханәләр, хостеллар, мини-отельләр санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне һәм нормаларны (номерларда туклану, массакүләм чаралар үткәрүне тыю) үтәгәндә эшли ала.

Төбәккә килү мәсьәләләре буенча элемтә өчен һәм башка төрле мәгълүмат:

1) «стопкоронавирус.рф» рәсми сайты –

 https://xn--80aesfpebagmfblc0a.xn--p1ai/

2) Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы – https://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International