Татарстан Республикасында 5 июньнән башлап үз-үзеңне изоляцияләү һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан килгән кунаклар өчен белешмәләр кирәклеге турында таләпләр бетерелде

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

5 июньнән башлап Татарстан Республикасына мәҗбүри 14 көнлек үз-үзеңне изоляцияләү режимын узмыйча, авыруның (COVID-19) булмавы турында белешмә рәсмиләштермичә, кичерелгән авыру (COVID-19) турында документларсыз яки Россиянең башка төбәге территориясендә обсервация узу турында документларсыз гына да килергә мөмкин. 

Шулай ук, 5 июньнән башлап, объектта бер үк вакытта булган кешеләр санын контрольдә тоту шарты белән, храмнар, мәчетләр, спорт үзәкләре, бассейннар, фитнес-үзәкләре дә үз эшен башлап җибәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International