ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

2021 елда Татарстанның туристлык потенциалы турындагы реклама кампаниясенә зур игътибар бирелде. Шулай итеп, төрле каналлар аша тәкъдим ителгән республикага чакыру турындагы хәбәрне 10 миллионнан артык кеше күрә алган. Бу хакта ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.

2021 елда туризм тармагы 2019 елда пандемиягә кадәр булган күрсәткечләрне торгызуга омтылуын дәвам иттерә. Туристлар агымы тиешле күрсәткечләргә җиткән диярлек. Шул ук вакытта аерым килүче туристлар агымын үстерү төп тренд буларак таныла. Бу хакта ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 26 гыйнварында 16:00 сәгатьтә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында» темасына Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының коллегия утырышы узачак.

Утырышның онлайн-трансляциясенә сылтама: https://youtu.be/nmEfqivBWSk

 

 

Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазыйфаларын биләүгә бәйге игълан ителде:

финанс, дәүләт заказы һәм мобилизация эше бүлегенең әйдәп баручы белгече: https://gossluzhba.gov.ru/vacancy/72ff3f82-057d-ec11-afec-0a94ef943a49

Пермь краеның туризм һәм яшьләр сәясәте министры Юлия Ветошкина ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында булды

24 гыйнварда ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Сергей Иванов Пермь краеның туризм һәм яшьләр сәясәте министры Юлия Ветошкина белән очрашты.


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Санатории-России.рф броньлау порталы 2022 елда туристик кешбэк программасы ярдәмендә шифаханәләрдә ял итү мөмкинлеге буенча Россия төбәкләре рейтингын тәкъдим итте.


21
гыйнвар, 2022 ел
җомга

2022 елның 15-17 мартында Мәскәү шәһәрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә MITT 28 нче Халыкара туристик күргәзмәсе узачак. Татарстан Республикасы туристлык тармагының кызыксынган вәкилләрен «Visit Tatarstan» стендында катнашырга чакырабыз! MITT – күргәзмәләрнең гомумироссия рейтынгында Россиянең «Туризм һәм ял» категориясендәге иң эре туристлык күргәзмәсе.

2022 елның 25 гыйнварында 10:30 сәгатьтә «Корстон» кунакханәсендә («Пушкин» конференц-залы) Венгриянең туризм буенча милли идарәсе Татарстан Республикасының туристлык базарында катнашучылар өчен роуд-шоу уздыра.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Кешбэклы турлар сатуның яңа этабы 2022 елның 18 гыйнварында Мәскәү вакыты белән төн уртасында башланып китте. Ул 2022 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Сәфәргә 18 нче гыйнвардан башлап 30 апрельгә кадәр (30 апрельне дә кертеп), круизга навигация башыннан алып май ахырына кадәр барырга була.

Туристлык кешбэгының яңа этабында 662 туроператор69 агрегат3329 урнаштыру чарасы катнаша. Туристлар өчен 2 миллионнан артык тәкъдим бар.

Милли музейда «Күчеш» дип исемләнгән проект башланды, ул 1910 елгы Казан буенча виртуаль экскурсияләр оештырудан гыйбарәт.

Гасырдан артык тарихы булган шәһәрне тарихчылар, археологлар, архитектор-реставраторлар, дизайнерлар, VR-программалаштыру һәм визуализация буенча белгечләр торгыза. Шәһәр архитектурасын дөреслеккә туры китереп күрсәтү өчен белгечләр 3000 артык архив фотосурәтен өйрәнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International