«Бүген туристлык инфраструктурасын үстерү буенча проектларга ярдәм итү өчен төбәкләрдән гаризалар җыю башлана. Ике атна дәвамында 5 апрельгә кадәр Россия Федерациясе субъектлары Федераль туризм агентлыгына үз гаризаларын җибәрә алачак.
Бәйге нәтиҗәләре буенча федераль ярдәм алачак төбәкләр билгеләнәчәк. Алга таба һәр төбәктә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре арасында бәйгеләр узачак.
Федераль субсидияләр хисабына төбәкләр эшкуарлар белән бергә яңа кемпинглар һәм автокемпинглар ача, пляжлар һәм мәдәни танып белү, шулай ук табигатьтә актив һәм куркынычсыз ял итү өчен экологик туристлык маршрутларын төзекләндерә ала.
Моннан тыш, грант акчасына яңа авторлык маршрутлары һәм экскурсияләр булдырырга, сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен туристлык мохите тудырырга, туристларның ял итү урыннарын, визит үзәкләрен, маркировкалау һәм навигация системаларын һәм башкаларны да кертеп, төзекләндерергә мөмкин булачак.
Грант суммасы, проектның төренә карап, 3 миллионнан алып 10 миллион сумга кадәр дип билгеләнә. Быел грант программасына федераль бюджеттан 3,5 млрд. сумнан артык акча бүленеп бирелгән.
Без бу акчалар хисабына туристлык өлкәсендә кимендә сигез йөз проект гамәлгә ашырылыр дип планлаштырабыз. Бу туристлык тармагындагы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итәчәк һәм киләсе җәй-көз сезонда ук гражданнарга уңайлы һәм кызыклы ял итү өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәк».