26 мартта Казан шәһәрендә төрки һәм иран халыкларының Нәүрүз-Яңа ел бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм Казан ипподромында узачак, анда кунакларны милли ризыклар белән таныштырачаклар. Чара сәгать 10.00 башлана, ә рәсми ачылыш 12.00 сәгатьтә булыр дип көтелә. Чарада бәйгеләр һәм халык уеннары, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективы чыгышын үз эченә алган концерт та планлаштырылган. Бәйрәм вакытында Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан турыдан-туры трансляцияләр оештырылачак.