28 май көнне Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» рус фольклоры фестивале узачак. Көн дәвамында кунаклар мастер-классларда катнаша, рус милли ризыкларын татып карый, осталар ярминкәсендә була, җырлар җырлый һәм әйлән-бәйлән уйный ала.
Ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус халык бәйрәменең концерт программасында махсус кунак буларак, М.Е.Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры чыгыш ясаячак.
«Каравон» XVI гасыр уртасында барлыкка килә. Борынгы традиция буенча, урамнарда күмәк күңел ачуы вакытында, халык чәнти бармаклардан тотышып, түгәрәккә баскан һәм әлеге бәйрәмгә хас үзенчәлекле адымнар («каравон адымы») белән хәрәкәтләнгән. Әлеге хәрәкәт «дулкын» барлыкка китергән, чөнки бөтен кеше дә бер үк вакытта уң аягы белән алга таба кечкенә адым ясаган, аның янына сул аягын куйган, аннары уң аяк салмак кына сулга борылган, икенче аяк кабат уңы янына килгән. Никольское авылында бу адымны «үрдәк адымы» дип атыйлар.
1950 елда бу авылда әлеге традиция юкка чыгарыла. Рус халык авыз иҗатына караган бәйрәмне яңадан торгызып, 1988 елда Изге Троица көнендә үткәрәләр. 1993 елдан бәйрәм фольклор фестивале статусына ия була.